Аксубаево
  • Рус Тат
  • Куанычлы юбилей

    Иске Ибрай авылыннан Наилә Нургатина үзенең туксан яшьлек юбилей мәҗлесен дога укудан башлап җибәрде. Аның йортына кунаклар, туганнары, якыннары, күршеләре җыелды. Өстәл сый-хөрмәттән сыгылып торды. Хезмәт ветеранын әлеге истәлекле көн белән тәбрикләргә район вәкилләре дә килде. - Сезне ихлас күңелемнән юбилеегыз белән котлыйм, - дип мөрәҗәгать итте Наилә Мөхәммәтҗан кызына...

    Иске Ибрай авылыннан Наилә Нургатина үзенең туксан яшьлек юбилей мәҗлесен дога укудан башлап җибәрде.

    Аның йортына кунаклар, туганнары, якыннары, күршеләре җыелды. Өстәл сый-хөрмәттән сыгылып торды.

    Хезмәт ветеранын әлеге истәлекле көн белән тәбрикләргә район вәкилләре дә килде.

    - Сезне ихлас күңелемнән юбилеегыз белән котлыйм, - дип мөрәҗәгать итте Наилә Мөхәммәтҗан кызына башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин.

    - Иң авыр елларда сез бөтен көчегезне хуҗалыкны торгызуга куйгансыз. Лаеклы балалар тәрбияләп үстергәнсез. Район үсешенә өлеш керткәнегез өчен рәхмәтләребезне кабул итегез.

    Ул Россия Президенты Путинның котлау хатын укыды, район җитәкчелегеннән гөлләмә бүләк итте, күчтәнәчләр тапшырды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин Наилә Нургатинаны 90 яшьлек юбилее белән ихластан котлады. Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов авылдашына сәламәтлек һәм иминлек теләп истәлекле бүләк тапшырды.

    Наилә Мөхәммәтҗан кызы - озын гомерлеләр нәселеннән. Аның әтисе (Башкортостаннан) йөз яшькә кадәр яшәгән. Әби дә 90 яшендә үзен яхшы хис итә, шул ук авылда яшәүче кызларына кунакка йөри.

    - Бусагада әнине күрсәк, сөенечебез тулып таша, - диләр алар.

    Йорт хуҗабикәсе 20 елдан артык башта участок хастаханәсендә, аннан соң авыл советында бухгалтер булып эшли. Ире белән ярты гасырдан артык тату, бердәм булып гомер кичерәләр. Биш кыз һәм ике ул тәрбияләп үстерәләр. Бер улын югалткан, авыл гаиләсендә күркәм йола буларак, кече улының гаиләсендә яши. Әби онык-оныкчыкларга бай, 23 оныгы, 30 оныкчыгы бар. Әниләренең юбилеена барлык кызлары кайткан. Бу көнне өйдә аеруча да шатлыклы мохит хөкем сөрде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: