Аксубаево
  • Рус Тат
  • Күренмәс һәм өзелмәс элемтә

    Балада Ватанга карата мәхәббәт һәм тугрылык хисен ничек уятырга? Әлбәттә инде, Бөек Ватан сугышында җиңүчеләрнең батырлыклары турында сөйләү зур тәэсирләр калдыра. Әмма бүген Россия армиясендә хезмәт итүче егетләребез дә малайларга үрнәк булып тора. Шундыйларның берсе - Евгений Ратников. Аның Аксубай лицеен тәмамлавына 10 елга якын вакыт үткән. - Мәктәптә Евгений...

    Балада Ватанга карата мәхәббәт һәм тугрылык хисен ничек уятырга?


    Әлбәттә инде, Бөек Ватан сугышында җиңүчеләрнең батырлыклары турында сөйләү зур тәэсирләр калдыра. Әмма бүген Россия армиясендә хезмәт итүче егетләребез дә малайларга үрнәк булып тора. Шундыйларның берсе - Евгений Ратников. Аның Аксубай лицеен тәмамлавына 10 елга якын вакыт үткән.

    - Мәктәптә Евгений тыйнак, ярдәмчел иде, - дип искә алып сөйли аны элеккеге сыйныф җитәкчесе Светлана Пахомова. - Ул җаваплылык хисе белән дә аерылып торды, сыйныфта яклаучы, саклаучы да була ала иде. Хәзер дә шундый. Бәлки нәкъ менә шул сыйфатлар аның әлеге һөнәрне сайлавына тәэсир иткәндер дә.

    Евгений хезмәт иткән хәрби часть командирыннан ике рәхмәт хаты алгач, Светлана Степановна үзенең укучысы өчен горурлык хисе кичерде. Педагог буларак, алар аңа Ватанны чын саклаучы һәм пәрвәр итеп тәрбияләгәне өчен тирән рәхмәт сүзләре җиткергәннәр. Соңгы хат узган елның язында Чечнядан килгән.

    Мәктәптән соң Евгений Ратников вакытлы хезмәттә булды. Аннары контракт буенча ике срок хезмәт итте. Биш ел сроклы тагын бер контрактка кул куйган. Бүген ул Чечен республикасында, тау мотоукчылар бригадасында хезмәт итә, ләкин бүгенге көндә дә үзе белем алган лицей белән элемтәне югалтмый. Ял вакытында өенә кайткач ул мәктәпкә килә, сыйныф җитәкчесе, укучылар белән очраша. Әле күптән түгел генә, кыска сроклы ялда булганда, ул яңадан Аксубай лицеена килде. Рәсемнәрдә ул - хәрби машинада, спорт мәйданчыгында, ял вакытында. Фотогазетаны мәктәп коридорына элеп куйганнар. Тәнәфес вакытында укучылар әлеге сурәтләрне кызыксынып карыйлар. Укучыларга солдатның җиңел булмаган хезмәте романтика булып күренә. Менә шундый очрашулардан, аралашулардан соң хәрби хезмәт турында уңай фикер туа, армиянең көннән-көн абруе күтәрелә. Укучыларда Ватанга хезмәт итү теләге уяна.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: