Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Күп балалы әни 14 ел хәйриячелек белән шөгыльләнә

Аксубай районында Ирина Альдиванованы уңышлы эшмәкәр буларак беләләр.

Әмма, ачыкланганча, ул инде 14 ел хәйриячелек белән шөгыльләнә икән. Тик ул бу турыда беркайчан да сөйләмәде, гәрчә редакция аның белән күптән таныш булса да.

Район опека бүлеге җитәкчесе Ольга Пименова Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан аның турында язуны сорады. Һәм моңа нигез дә бар.

– Ирина – ул күп балалы, мохтаҗ гаиләләргә кием-салым җыю үтенеченә уңай җавап биреп кенә калмыйча, үзе дә кемгә ярдәм кирәк, кием-салымны кем аша тапшыруны сорап еш мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе. Өстәвенә, киемнәр һәрвакыт яңа, кыйммәтле, – дип сөйли Ольга Пименова. – Гади оекбаштан алып – өс киеменә кадәр. Күптән түгел күп балалы гаилә катлаулы тормыш хәлендә калды – Ирина дүрт баланы да, аларның әнисен дә киендерде. Һәм еш кына бу ярдәм дистәләгән мең сумнар белән исәпләнә, ул ярдәм иткән кешеләр дә – дистәләгән.

Без Ирина белән аның күптән түгел ачылган уңайлы кибетендә очраштык. Аны хәйриячелек белән шөгыльләнергә нәрсә этәрүе белән кызыксындык. Ул, игелек бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән сер булып калырга тиеш дип табып, шунда ук бу хакта сөйләргә ризалашмады.

Әмма без, башкалар да аңардан үрнәк алсыннар, дигән бердәнбер максат белән күндердек.

– Базарда эшләгәндә балаларны киендерүдә ярдәм итүне сорап, бигрәк тә яңа уку елы алдыннан, авыллардан килүчеләр күп була иде. Өч бала белән өлкән яшьтәге ханым еш килде. Аның нинди авылдан булуын хәзер хәтерләмим дә инде, хәер аерым нечкәлекләре белән әллә ни кызыксынмадым да. Аның кызы вафат булган һәм ул өч оныгын ялгызы тәрбияли иде, – дип уртаклашты Ирина. – Балаларны ялгызына гына аякка бастыру кыен икәнен күреп, ел саен мәктәпкә җыенырга булыштым. Кием-салымнарны чиркәүгә дә биргәләдем, чөнки алар кемгә адреслы ярдәм кирәген яхшы белә. Кайчагында товар сатылмый, ята, кызганмыйм – барысын да өләшәм. Ирекле хәйрия ярдәме күрсәтүче буларак, мәктәпкә дә бал күлмәкләре бирдем.

Үзен мохтаҗлар рәтенә кертергә омтылучылар булуын да әйтте ул. Андыйларны ул кибет бусагасыннан атлап керүгә танырга өйрәнгән. Ә мохтаҗлар ярдәм сораудан ояла. Ирина мохтаҗ гаиләләргә, алар кием-салымнарны кабул итеп алсыннар өчен, кешеләр аша ярдәм итү юлларын да эзли.

– Минем тормышым – ул тоташ бумеранг. Үземә ярдәм кирәк булган чаклар да булды. Мине һәрчак фәрештәләр саклап йөртә. Дөньяда игелекле кешеләр күп, миңа да ярдәм итәләр, – ди Ирина. – Кылган игелекнең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтасына ышанам.

Иринаның кибетендә өстәлдә конфетлар салынган савыт тора – бу чираттагы мода артыннан куу түгел, алар ярдәмгә мохтаҗлар өчен куелган. Гадәттә, җитеш тормышта яшәүче балалар аларга бик сирәк игътибар итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев