Коммунистик хезмәт ударнигы була
Иске Тимошкино авылында яшәүче Надежда Латышеваның 90 яшьлек юбилее матур гаилә бәйрәме кебек үтте.
Туксан елга сузылган гомере эчендә ветеранга бик күпне күрергә туры килгән. Ул иҗади, кешеләрнең кәефен күңеле белән сизә, һәркем белән уртак тел таба белүче гаҗәеп кеше.
Ул Иске Тимошкинода күп балалы гаиләдә туган. Җирле мәктәпнең 5 сыйныфын тәмамлаган. Укырга сәләте булса да, эшләргә туры килә. Ул вакытта күпләр үзләренең хезмәт юлын балачагыннан башлаган. Авырлыклардан зарланырга күнекмәгән. Шул рәвешле авыр сугыш һәм сугыштан соңгы еллар үтеп китә.
Авылдашы Федор Васильевич белән дуслашып китәләр, дуслык мәхәббәткә әверелә, 1954 елда гаилә коралар. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлап, 57 ел бергә тату гомер иткәннәр. Хезмәт куйганнар, йорт тутырып мал-туар асрыйлар. Латышевлар гаиләсендә дүрт кыз һәм бер малай тәрбияләнеп үсә, алар гаилә гореф-гадәтләрен лаеклы дәвам итүчеләр, тормышта үз юлларын тапканнар.
Надежда Ильинична лаеклы ялга чыкканчы район кулланучылар җәмгыяте кибетендә сатучы булып эшләгән. Аны Иске Үзи, Аксубай кешеләре дә яхшы яктан гына телгә алалар, ул анда да сәүдә нокталарында эшләгән. Ветеран 38 елдан артык гомерен сатучы һөнәренә биргән. Хезмәттәге казанышлары өчен алган бүләкләре бихисап аның, хәтта югары күрсәткечләргә ирешеп, коммунистик хезмәт ударнигы да булган. Бу – совет чоры профессионалларының югары һөнәри казанышы.
Ветеран 90 яшендә дә кызыклы тормыш белән яшәргә омтыла – хуҗалык һәм өй эшләре белән генә чикләнмичә, иҗатны да үз итә – шигырьләр яза. Үзенең фикерләрен, күңел халәтен шигырь юллары аша тапшырырга тырыша. Ул 13 оныгына һәм 13 оныкчыгына куанып туя алмый.
Бәйрәм көнендә Надежда Латышева өенә рәсми кунаклар килде. Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Полина Мулеева авылдашын юбилее белән ихластан котлады, РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештерде, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.
– Хөрмәтле Надежда Ильинична, сезгә чын күңелдән ныклы исәнлек, озын гомер телим, – диде ул. – Язмыш сезгә мәрхәмәтле булсын, тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән тулсын.
Фото: гаилә альбомыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев