Көн саен яхшылык бүләк итәргә
Мөгаллим, Аксубай универсаль технологияләр техникумы директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары – Татьяна Николаевна Убейкинаның тормыш принцибы шундый.
Ул – бәхетле хатын, ике кызы – Марина һәм Анастасиянең яраткан әнисе. Ул әни, мөгаллим вазыйфаларын бик яхшы башкара, күпләр өчен ышанычлы дус. Аның педагогик стажы егерме елга якын. Менә инде ун елдан артык ул үз балаларын гына түгел, техникум шәкертләрен дә тәрбияләү белән шөгыльләнә. Татьяна – тәрбия эшләре буенча урынбасар гына түгел, шулай УК педагог-психолог та, гаилә белеме, психология укыта. Белем бирү учреждениесендә ул үзенең күп вакытын үткәрә, төрле юнәлешләрдә эш алып бара.
– Эшемне яратам, үземне студентларым өчен кирәкле дип хис итәм, аларга авыр минутларда ярдәм итәргә, шатлыклы минутларны алар белән уртаклашырга, аларга аналарча ярдәм итәргә тырышам, – ди Татьяна Убейкина. – Һәр иртә аларның кызыксынучан күзләрен күрү минем өчен чын бәхет.
Аның актив һөнәри эшчәнлеге үз җимешләрен бирә. Мәгарифне үстерүгә керткән күпьеллык хезмәте өчен ул Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Һөнәри осталык бәйгеләрендә финалга чыккан, дипломнарга, район башлыгы грантына лаек булган. 2020 елда аңа ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе тапшырылган.
Татьяна Убейкина, янәшәңдә ярдәм итүчеләр булмаса, бер генә эш тә шатлык китермәс иде, ди. Аның гаиләсендә һәрчак мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрә. Балалары белән бергә ул төрле ризыклар әзерләргә ярата, ире белән балык тотарга чыга. Һәр көнне спорт – фитнес, йөзү белән шөгыльләнү дә аңа көч, дәрт өсти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев