Аксубаево
  • Рус Тат
  • Киңәшче дә, ярдәмче дә

    Иске Ибрай авылында гомер итүче Рәйсә Ярмөхәммәтова юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов килде, алар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның өлкән буын кешеләренә юллаган котлау хатын ирештерделәр, бүләкләр бирделәр. Рәйсә Хамзә...

    Иске Ибрай авылында гомер итүче Рәйсә Ярмөхәммәтова юбилеен билгеләп үтте.

    Аны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов килде, алар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның өлкән буын кешеләренә юллаган котлау хатын ирештерделәр, бүләкләр бирделәр. Рәйсә Хамзә кызы 90 яшь тулган көнен аягында, камил акыл белән каршы алды. Өстәвенә, әби үзе турында түгел, ә җәмгыять проблемалары: авылга янгын сүндерү машинасы кирәклеге, авыл радиосын кире кайтару хакында бәян итте.

    - Туып үскән, гомер иткән авыл өчен йөрәк әрни, - ди юбиляр.

    Кече ватаны өчен җан атуы, ана сөте белән генә түгел, авыл старостасы булып торган әтисеннән дә күчкән. Кыз чагында колхозда "Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен" дигән боерыкны үтәп ашлык суктыруда, төрле эшләрдә эшли, һәр елны гектар ярымнан артык чөгендер эшкәртеп, дәүләткә тапшыра.

    Унҗиде яшендә сөйгән яры, фин сугышыннан кайткан, 9 ел диңгез флотында хезмәт иткән Вәлиәхмәтне очрата һәм озак уйлап тормыйча, аңа кияүгә чыга. Алар алтмыш ике ел иңгә-иң куеп гомер кичерәләр, сигез баланы дөньяга китерәләр, үз гомерләрендә өч йорт өлгертәләр. Тормыш иптәше бакыйлыкка күчсә дә, әби ире турында- гы якты хәтирәләрне саклап, без бар эшне дә бергә башкара идек, бергәлек гаиләне ныгыта, балаларны хезмәт сөючән итеп тәрбияләргә ярдәм итә, дип искә алып сөйли. Ул бүген дә кул кушырып утырмый, зур эшләр башкара алмаса да, килененә ничек тә ярдәм итәргә тырыша.

    Рәйсә Хамзә кызы - Ярмөхәммәтовлар нәселенең ак әбисе, нинди генә эштә дә соңгы сүзне ул әйтә, тапкыр киңәшләрен бирә.

    Ярмөхәммәтовларның зур, иркен йортында аның урыны түрдән. Гомер юлын кулга-кул тотынып 62 ел бергә атлаган яраткан тормыш юлдашы Вәлиәхмәтнең фотосурәте өстәл өстендә тора.

    Рәйсә Хамзә кызы балалары һәм оныклары өчен Ходайдан исәнлек-саулык, озын гомер сорый. Шул яшендә дә җәйнең эссе, озын көннәренә туры килгән Рамазан аенда уразасын калдырмый.

    - Безнең әниебез, әбиебез бик гадел кеше, - ди килене Мәдинә. - Аның белән 36 ел бергә яшибез. Ул безгә балаларыбызны үстереште, без аның лаеклы картлыгын тәэмин итәргә бурычлы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: