Киләчәк буын матур тормышта яшәсен өчен тырыш хезмәт куя
Яңа елга аяк басканда Иске Ибрай авылында гомер кичерүче Мәликә Мостафина 90нчы туган көнен билгеләп үтте.
Бу көнне ул яшәгән йортта күркәм гаилә бәйрәме узды. Мәликә Хамәтзакир кызына ихлас теләкләр, сәламәтлек теләр өчен якыннары, авылдашлары җыелды. Өйдә, мул табын артында әбекәй кунакларга шатланып, балкып утырды.
Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минегулов ветеранны юбилее белән ихластан котлады.
– Хөрмәтле Мәликә Хамәтзакир кызы, Сезнең буын чын-чынлап хезмәт батырлыгы күрсәткән, – дип билгеләп үтте ул. – Сез киләчәк буынга бәхетле, имин тормыш нигезен булдырдыгыз, өлешегезгә төшкән сынауларны, авырлыкларны намус белән үткәрдегез. Үзегезнең фидакяр хезмәтегез белән район үсешенә зур өлеш керттегез. Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре кабул итегез.
Муниципаль берәмлек җитәкчесе РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды, район исеменнән бүләкләр һәм гөлләмә тапшырды. Ветеранны юбилее белән район башлыгы Илшат Заһидуллин телефон аша котлады. Ул әбекәйгә яраткан балалары һәм оныклары янәшәсендә матур картлык кичерүен теләде.
Мәликә Мостафинаның тормыш юлы җиңел булмый. Шушы авылда туып үсә, бала чагыннан колхозда төрле эшләр башкара. Ил өчен авыр елларда Лаеш районында урман кисү, республика чикләрендә торф чыгару эшләрендә катнаша. Озак еллар колхозда чөгендер эшкәртә.
Ире Вәлиәхмәт Гарифулла улы белән алты балага гомер бүләк итәләр. Ирен, ике улын югалту ачысы да читләтеп узмаган әбекәйне. Ветеран улы Искәндәр, килене Ләйсән тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Оныклары белән аралашу аңа тормыш шатлыгы бирә, аның 12 оныгы, 11 оныкчыгы бар.
Фото: гаиль альбомыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев