Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Киләчәк буын өчен хезмәт куйган

Яңа елга аяк баскан көнне Иске Ибрай авылында гомер итүче Миңсара Исхакова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне юбилярны истәлекле туган көне белән котларга Аксубай районы башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева килде.

Кунаклар тантана гаеплесенә озак еллар фидакарь хезмәт куйганы өчен рәхмәт белдерделәр, алга таба да сәламәтлектә якыннарын сөендереп яшәргә язсын дип теләп, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыдылар, район җитәкчесенең бүләкләрен тапшырдылар.

– Тарихи вакыйгалар катнашучысы буларак һәм киләчәк буын өчен белем бирү тармагында тырышып хезмәт куеп, авыр тормыш юлын лаеклы үткәнегез өчен сезнең алда баш иябез, – диде Илшат Минсабир улы.

Миңсара Гыйльман кызы Октябрь, хәзерге Нурлат районында туа. Аның тормыш юлы да яшьтәшләренекенә охшаш, ул да әлеге чорда яшәгән бик күпләр кебек авырлыкларны да, шатлыкларны да үз иңендә кичергән. Бала чагы, яшьлек еллары куркыныч сугыш һәм аннан соңгы кыен елларга туры килгән. Педагогик белем алып, билгеләмә буенча Аксубай районына татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрелә. Шунда кияүгә чыга.

Тормыш иптәше белән, бер-берсен ярты сүздән аңлап, 64 ел тату гомер кичерәләр, өч балага гомер бүләк итеп, аларны яратып һәм назлап үстергәннәр. Өлкән яшьтә дә Минсара апа тормышка карата кызыксыну уяткан якты, мәрхәмәтле һәм позитив кеше булып калган. Аның алты оныгы һәм биш оныкчыгы бар.

– Безнең әбидә матурлык һәм соклану, зирәклек һәм сабырлык, хезмәт сөючәнлек һәм кунакчыллык кебек иң яхшы сыйфатлар тупланган, – диләр аның турында оныклары. Әбекәй якыннарының кадер-хөрмәтендә бәхетле көннәр кичерә. Оныклары да онытмыйлар – киләләр, аралашалар, ярдәм кирәк булганда булышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев