Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Хөрмәткә лаеклы шәхес

Татар Сөнчәлесе авылында 90 яшьтән узган өлкән кешеләр бар әле.

Алар арасында Фәрбизә Мингалиева да бар.Аңа туксан яшь тулган көн гаилә өчен истәлекле бәйрәм булды. Юбилейга гаилә әгъзалары – ветеранның биш улы, алты оныгы, биш оныкчыгы, туганнары, авылдашлары җыелды. Бусагада рәсми кунаклар да пәйда булды.

– Хөрмәтле Фәрбизә Зиннәтулла кызы, сез авыр тормыш юлын үттегез, – диде район башлыгы Камил Гилманов. – Үз хезмәтегез белән район үсешенә өлеш керттгез. Моның өчен хәзерге буын кешеләре исеменнән чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Район җитәкчесе юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды, чәчәк бәйләме, бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды. Туган көн сәбәпчесен район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина, Татар Сөнчәле сеавылы ветераннар советы рәисе урынбасары Фәридә Мифтахова котлады.

Сугыш елларындагы авыр хезмәтне ветеран бүгенге көндә дә   хәтерли. Яшүсмер чагында ук  колхозда эшли башлый. Ятим була, ачлык-ялангачлык сынауларын да уза. Сугыштан соң аны Казахстанга эшкә мобилизациялиләр. Туган ягына әйләнеп кайткач,  1954 елда авылдашына кияүгә чыга. Ул колхозда эшли, нинди генә эшләр башкармаган Фәрбизә Зиннәтулла кызы.

Ул тракторчы да  була,  иртәдән кичкә кадәр кырда эшли. Сәмигулла Мингали улы белән биш ул тәрбияләп үстерәләр. Ул биш ел элек вафат булган. Алар аның белән алтмыш ел тату гомер иткән. Балаларны эшкә өйрәткәннәр. Бу авылда Мингалиевлар гаиләсен бик хөрмәт итәләр. Чөнки алар уңышка үз хезмәтләре белән ирешәләр.

Балаларының балалары – Фәрбизә Зиннәтулла кызының оныклары Россия дәрәҗәсендәге предмет олимпиадаларында җиңү яулаулары турында зур горурлык белән сөйли алалар. Балалары һәм оныклары үз нәселенең өлкән кешеләре  турында кайгырталар. Әнисен олы һәм кече уллары карый. Калганнары шәһәрдә яши,  әмма туган йортларына еш кайталар, булышалар. 

Әнә шулай яраткан уллары, киленнәре, оныклары янәшәсендә яши безнең ветераныбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев