Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Хезмәткә лаеклы бәя

Аксубай районының Үзәкләштерелгән музейлар системасы директоры Әлфия Нурхәмитова «ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Әлфия Нурхәмитова мәдәният тармагында 20 елдан артык эшли. Шуның яртысыннан артыгын ул Аксубай сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате укыткан, сәнгатьне бәяләүче берничә буын тәрбияләгән, дистәләгән укучыга рәссам һөнәренә юл ачкан. Соңгы җиде елда Аксубай туган як тарихы музеен җитәкли. Ул үз тирәсендә чын фикердәш-профессионалларны туплаган, районда яшәүче халыкларның милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен үстерү буенча зур иҗтимагый эшчәнлек алып бара. Әлфия Нурхәмитова – танылган пумала остасы, ул республика рәссамнар берлеге әгъзасы. Республикада да аны шулай ук чигү, татар милли киемнәрен стильле бизәү буенча уникаль белгеч буларак беләләр.

Рәссам Әлфия Нурхәмитова ясаган картиналар Казанның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда оештырылган күргәзмәдә югары бәя алды. Ул балалар белән зур эш алып бара, аларны рәсем сәнгатенә, кул эшләренә, туган як тарихын өйрәнүгә җәлеп итә.

 

Фото Әлфия Нурхәмитованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев