Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Хезмәт ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Анна Туйкина Иске Тимошкино авылында туып-үсә.

Әтисе – Филипп Узяков сугышка киткәч, тормышның барлык авырлыклары буыннары да ныгып җитмәгән балалары җилкәсенә төшә.

Гаилә зур һәм тату була. Кызчык ике сыйныф белем алырга өлгерә. Әтиләрен фронтка алгач, балалар хуҗалык эшләрендә әниләренә нык ярдәм итәләр. Гаилә башлыгы балаларына, тормышлар ничек кенә авыр булмасын, эре терлекләрне бетермәгез, дигән гозер әйтеп калдыра.

Сугыштан соңгы ачлык елларында нәкъ менә йорт хуҗалыгы ачлыктан саклап кала да инде. Гаилә сыер асрый, ат белән колхоз эшләрендә ярдәм итәләр. Апасы Анастасия белән ипи салалар.

Анна Филипповна 21 яшендә Иваново өлкәсенә торф чыгарырга китә. Анда 3 ел эшләгәч, туган ягына кайта. Гомере буена колхозда төрле эшләрдә эшләп, лаеклы ялга чыга.

Авылдашы Андрей Емельяновичка кияүгә чыга. Тормыш иптәше белән биш малайга гомер бүләк итәләр. Алар мәктәпне тәмамлаганнан соң барысы да төрле шәһәрләргә китеп урнашалар. Гәрчә, язмыш Анна Филипповнага кыз бүләк итмәсә дә, киленнәрен ул үз кызларыдай күрә. Әбекәйнең 12 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар. Иң бәләкәенә алты ай да юк әле.

Бәйрәм көнне уллары гаиләләре белән кайтканнар иде. Алар әниләренә гөлләмәләр бүләк иттеләр, иртәдән үк табын корып, кунаклар килүен көттеләр. Тантана сәбәпчесен 90 нчы туган көне белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров һәм Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Полина Мулеева килде. Алар ветеранга күңел түрләреннән чыккан иң җылы сүзләрне җиткерделәр, район үсешенә керткән хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр.

– Әле узган ел гына без Сезнең апагыз – Анастасия Погодкинаны 95 яшьлек юбилее белән котлаган идек, ә бүген без Сезне, Анна Филипповна, күркәм бәйрәмегез белән тәбриклибез. Тормышыгыз алга таба да бәхет-сөенеч белән тулсын, өегез сабыйларның шатлыклы авазларыннан яңгырап торсын. Сезгә ныклы сәламәтлек телибез, – дип котлады юбилярны Сергей Александров.

Зур гаилә бәйрәм табыны артына җыелышты. Балалары янә туган нигезләрендә бергә җыелуларына шат иделәр. Ә Анна Филипповна тормыш мизгелләрен искә алып сөйләде, бала чагын, үсмер, яшьлек елларын хәтерендә яңартты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев