Хезмәт – ул озын гомерлелекнең төп сере, дип саный Аксубай юбиляры
Яңа Кармәт авылыннан Минсара Минаб кызы Маняпова 90 яшьлеген билгеләп үтте.
Әбекәйне юбилее белән район башлыгы Камил Гилманов һәм Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров җылы тәбрикләделәр.
Район башлыгы тыл хезмәтчәненә район иминлеге хакына куйган фидикарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм юбилей уңаеннан якташына иң җылы теләкләрен җиткерде.
Күтәренке күңелле Минсара Минаб кызына карап, өлкән яшьнең җан халәте икәненә шикләнмисең. Ул гомере буе колхозда сыер савучы булып эшләгән, әмма чибәрлеген дә, хатын-кыз мөлаемлыгын да югалтмаган, шул ук вакытта ягымлы һәм ачык йөзле дә булып кала алган.
–Кулың гел эштә булса, гомерең дә озын була, – ди юбиляр. – Хезмәтнең берәүгә дә зыян китергәне булмады, сәламәт яшәү рәвешен дә сакларга кирәк.
Минсара апа беркайчан эштән да курыкмый, лаеклы ялга чыккач та, гектарлап чөгендер эшкәртә, хуҗалык алып бара. Юбилярның балалары да хезмәттә үскән – олы улы Илдар, токта эшләгән. Кызы Гөлсинә, әнисе кебек сыер савучы булып эшләгән. Алар икесе дә лаеклы ялда инде.
Әбекәйнең вакытсыз гүр иясе булган кече улы һәм килене өчен җаны әрни. Минсара Минаб кызы аларның балаларын аякка бастырырга ярдәм иткән.
Оныклары әбиләрен иң игелекле, иң ачык йөзле, дип билгеләп үттеләр. Җәй көне алар бергәләп җиләккә йөргәннәр, әбиләренә бакчада булышканнар, ә кышын ул аларны кич утырып, кул эшләренә өйрәткән, тормыш хәлләре турында сөйләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев