Хезмәт кешесе беренче урында була
Элеккеге «Сельхозтехника»ның Нургаяз Залаков идарә иткән елларда төзелгән җитештерү һәм социаль объектлары бүген дә аксубайлыларга хезмәт итә.
«Сельхозтехника» ветераннары Нургаяз Мәхмүт улының эшчеләр һәм белгечләр өчен нинди эш һәм яшәү шартлары тудыру өчен тырышуын, алар турында кайгыртуын бүген дә яхшы хәтерли. Хәтта Совет чорында да «Сельхозтехника» предприятиесенең һәр районда үз санаторий-профилакториясе булмаган. Ә Аксубай районында бар иде.
«Байрак» шифаханәсендә дистәләгән механизатор һәм эшче сәламәтлеген ныгытты. Җәйге вакытта санаторийда балалар да ял итте. Нургаяз Залаков үз гомерендә бер генә һөнәрне үзләштермәгән. Һәм алар барысы да авыл хуҗалыгы белән бәйле. Бары тик хезмәт юлы башында гына, училищены тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт ул бораулау мастеры булып эшли.
Тик җиргә мәхәббәт көчлерәк булып чыга – егет армиягә кадәр ике ел, Яңа Чишмә районы белән янәшә, туган авылы Татар Вольчасы (хәзер Акбүре) авылыннан ерак түгел Чистай районының «Красный Октябрь» совхозында механизатор булып эшли.
Хезмәт итеп кайтканнан соң Бөгелмәдә «Сельхозтехника» предприятиесендә эшли башлый. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң Аксубай «Сельхозтехника»сына идарәче итеп билгеләнә. Беренче эш итеп җитештерү объектлары төзүгә алына. Кыска гына вакыт эчендә предприятиедә барлык эш шартлары тудырылган, җылы ремонт остаханәләре сафка баса. Диспетчер пункты, гаражлар, складлар төзелә.
Бер үк вакытта социаль объектлар да торгызыла. «Сельхозтехника»ның үз ашханәсе, балалар бакчасы пәйда була.... Предприятиедә, нигездә, яшьләр хезмәт куйганлыктан, күпләрнең үз торагы булмый. Яшь гаиләләр өчен агач йортлар төзелә башлый.
Нургаяз Залаковның хезмәтен күреп, 1976 елда «Мактау билгесе» ордены белән бүләклиләр. Ә РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемне Нургаяз Мәхмут улы бүген дә зур горурлык белән йөртә.
1984 елда Нургаяз Залаковны Лениногорск «Сельхозтехника» предприятиесенә идарәче итеп күчерәләр. Анда һәм соңрак «Урмышлы» фермер хуҗалыгы башлыгы булып эшләгән елларда да аның өчен беренче урында хезмәт кешеләре – эшчеләр, белгечләр тора.
Фото: гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев