Хезмәт эшчәнлеген 9 яшендә башлый
Яңа Тимошкино авылында гомер кичерүче Елизавета Пискарева 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Полина Мулеева җылы котлады.
– Сезнең хезмәт юлыгыз авыр һәм озын булган, – диде ул. – Сез бала чагыгыздан эшли башлагансыз. Һәм гомерегез буена фидакярь хезмәт үрнәге булып тордыгыз. Сезнең буын бәхетле киләчәккә нигез салган. Район үсешенә өлеш керткәнегез өчен чын күңелдән рәхмәтләр кабул итегез.
Муниципаль берәмлек җитәкчесе ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның Котлау телеграммасын, гөлләмә һәм район исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Мондый игътибардан күңеле нечкәргән тантана сәбәпчесе кунакка рәхмәт укыды.
Елизавета Михайловна шушы авылда туып үскән. Балалык елларын да хәтерли. Тугыз яшьлек кызчык әнисе белән басуда эшли: утауда, урак өстендә булыша. Сугыш башлангач, аңа 11 яшь тула. Сугыш чоры балаларына бик иртә олыгаерга туры килә, колхозда теләсә нинди эштә өлкәннәрне алмаштырырга кирәк була. Кырда, ындыр табагында алны-ялны белми эшлиләр.
Яшь кызны урман әзерләү эшләренә җибәрәләр. Кыз-кыркынга ир-егетләр эшли торган авыр хезмәтне башкарырга туры килә. Ничек кенә булмасын, барысына да түзәләр, авырлыкларга бирешмиләр.
Елизавета Михайловна Кулаковка егете Николай Пискаревка кияүгә чыга. Өч ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә әбекәйнең 5 оныгы, 3 оныкчыгы бар.
Полина Мулеева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев