Хезмәт елларын район үсешенә багышлаган
Аксубай районының Мактаулы гражданины Александр Шуркин туган көнен билгеләп үтте.
Аңа 73 яшь тулды.
Район башлыгы Камил Гилманов аны иртән телефон аша котлады, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, озын гомер теләде.
Александр Федорович – бөтен гомерен район үсешенә багышлаган кеше. Бу – 45 елдан артык.
Александр Федоровичның хезмәт юлы Иске Тимошкино урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң башлана. Аннары – Кара диңгез флотында хезмәт итү, аны бүгенге көнгә кадәр тормыш мәктәбе буларак искә ала ул. Аның тормышында озак вакыт Красноярск краенда яшәгән чор да бар, барысы да әйбәт була, әмма кече ватаны үзенә тарта. Районга кайткач та җиң сызганып эшләвен дәвам итә. Александр Федоровичның хезмәт кенәгәсендә «Победа» колхозының мастерской мөдире, баш инженер вазыйфалары язылган юллар да бар. Яшь белгеч колхозда уңышлы эшли, ике тапкыр ВДНХда катнаша, хезмәт казанышлары өчен «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.
1986 елда Александр Шуркинны «Верный путь» колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Ул җитәкчелек иткән елларда авыл хуҗалыгы предприятиесе район сводкасында сөт саву, артым алу буенча беренче баскычка күтәрелә. Ул эшләгән чорда терлекчелек фермалары, терлек азыгы цехы, ындыр табагы, май ясау цехы, трактор отряды, мәктәп, балалар бакчасы, өч торак пунктта клублар, складлар, елга аша күперләр, ашханә бинасы төзелә. Төрле авылларда яшәүче хезмәтчәннәрнең тормыш шартларын яхшырту өчен юллар салына, суүткәргечләр сузыла.
Александр Федорович ПМК-1 җитәкчесе булып эшләгәндә, газлаштыру тармагында район үсешенә үзеннән саллы өлеш кертә. “Зәңгәр” ягулыкны күп кенә торак пунктлар куллана башлый.
– Безнең коллектив бик тә эшкә сәләтле иде, без зур күләмдә эш башкардык, – дип искә ала ул чорны ветеран. – Хезмәткәрләр үз вазифаларына зур җаваплылык белән карадылар, ял вакыты белән исәпләшмичә эшләделәр. Иске Тимошкино җирле үзидарә Советы башлыгы вазыйфасында да Александр Федорович бик күп игелекле эшләр башкара. Бүгенге көндә ветеран гаилә, хуҗалык мәшәкатьләре белән яши.
– Мин тормыш иптәшем Елена Ивановнага авыр хезмәт елларында ярдәм иткәне, терәк булганы өчен бик рәхмәтле, – ди Александр Федорович. – Ул хәзер дә булыша, сәламәтлегемне күзәтеп тора.
Ир белән хатын өч улы һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, биш оныклары һәм бер оныкчыклары – нәсел дәвамчылары. Ял көннәрендә әти-әниләренә шатлык-куанычлар китереп, балалары, оныклары үз туган нигезләрендә җыелышалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев