Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Кешеләргә багышланган гомер

Минсара Җиһангировага туксан яшь тулды. Аны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин, Мюд авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Татьяна Зюзина, Татар Сөнчәлесе авылының ветераннар советы рәисе Фәрит Мифтахов һәм авылның яшь активистлары килде. -Минсара Хамәтгалим кызының озак яшәү сере - аның тормыштан канәгать булып, шатланып яши белүендә,-диде Фәридә...

Минсара Җиһангировага туксан яшь тулды.


Аны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин, Мюд авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Татьяна Зюзина, Татар Сөнчәлесе авылының ветераннар советы рәисе Фәрит Мифтахов һәм авылның яшь активистлары килде.
-Минсара Хамәтгалим кызының озак яшәү сере - аның тормыштан канәгать булып, шатланып яши белүендә,-диде Фәридә Шакировна. -Ул бар нәрсәдән кызык табып, шаяртырга ярата, ә тапкырлыгына ис китәрлек.

-Алар буынына бик күп авырлыклар күрергә туры килә-утызынчы еллардагы ачлыкны да, сугыш елларын да, сугыштан соңгы кыенлыкларны да...-дип сүзен дәвам итте Фәридә ханым. -Минсара Хамәтгалимовна ике ир туганын сугышка озата, берсе туган йортына кире әйләнеп кайтмый. Үзе исә хезмәт армиясенә китә. Бер елдан соң күзләре сукырайган әнисен тәрбияләр өчен кире кайта. Минсара апа бөтен гомерен әнисенә багышлады, тормышка чыкмады. Әмма ул ялгыз түгел, авыл кешеләре килеп хәлен белеп торалар. Минсара апа социаль хезмәткәр Рәзимә Әхмәтсафина тәрбиясендә.

-Сезнең җилкәгә төшкән авырлыкларны бары тик көчле рухлы, батыр йөрәкле, уңган кешеләр генә җиңә алган,-диде Юныс Гыйляҗ улы. -Сезнең алда түбәнчелек белән башыбызны иябез, Минсара апа. Ходай Тәгалә сезне сәламәтлектән аермасын, әйләнә-тирәгездәге кешеләр сезне имин тормышта яшәтер өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләсеннәр иде,-дигән теләкләрен теләп, бүләкләр тапшырды хакимият вәкиле.

Яшь үзешчән артистлар Дилә Шәрәфетдинова һәм Миләүшә Әхмәрова тыл ветераны хөрмәтенә җырлар башкардылар. Авыл активистлары өлкән яшьтәге ханымның туган көне истәлекле вакыйгага әверелсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев