Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Күпне кичерергә туры килгән

Иске Ибрай авылында яшәүче Минхаҗәр Галяутдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен бихисап кунаклар арасында үткәрде. Бу көнне юбилей тантанасына аның туганнары, күршеләре һәм дуслары җыелды. Шулай ук Минхаҗәр әбине тәбрикләү өчен район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау идарәсе начальнигы Наил Вәлиуллин һәм Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Хамзә Әхмәтсафин килде. Камил...


Иске Ибрай авылында яшәүче Минхаҗәр Галяутдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен бихисап кунаклар арасында үткәрде.


Бу көнне юбилей тантанасына аның туганнары, күршеләре һәм дуслары җыелды. Шулай ук Минхаҗәр әбине тәбрикләү өчен район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау идарәсе начальнигы Наил Вәлиуллин һәм Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Хамзә Әхмәтсафин килде.

Камил Гилманов юбиляр әбигә РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын укыды.

-Котлау открыткасында сезнең адреска язылган теләкләргә кушылам, шәхсән үзем һәм район халкы исеменнән сезне юбилеегыз белән котлыйм һәм сугыш елларында куйган фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сугыш чоры михнәтләрен кичерсәгез дә сез чыдам булып калгансыз.

Камил Камалович юбиляр әбигә чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

Әңгәмә барышында Минхаҗәр Мәхмүт кызы үзе турында сөйләде. Ул күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Аның әти-әнисе беренчеләрдән булап колхозга кергәннәр. Сугыш башлану белән әтисен Кызыл Армия сафларына алалар. 1942 елда аның һәлак булуы турындагы хәбәре килә. Гаиләдә өлкән бала буларак йорт тирәсендәге бөтен эш һәм эне-сеңелләрен карау Минхаҗәр җилкәсенә төшә. Сугыш башлангач ук, ир-атлар сугышка киткәч, ул һәм берничә кыз тракторчы ярдәмчесе булып эшли башлыйлар.

-Кырга эшкә чыкканның беренче көнендә үк өлкән механизатор мине үзе янына утыртты һәм тракторга ничек идарә итәргә икәнлеген өйрәтте. Бераз вакыттан соң ул үзе мөстәкыйль эшли башлый. Хәтта сугыштан соң да 1949 елга кадәр механизатор булып эшли. Аннан соң фермада эшли.

Язмыштыр инде, ул Горький өлкәсенә китеп, мех заводының зарарлы участогында эшли. Туган ягына ул 1996 елда гына әйләнеп кайта. Минхаҗәр Мәхмүт кызы "Коммунистик хезмәт ударнигы", "Тыл ветераны" медальләренә һәм бихисап грамоталар, бүләкләргә лаек була. Ул бүген дә эшсез утырырга яратмый. Минхаҗәр әби бакчасында эшли, йортында кош-корт асрый. Ә өендә аның һәрвакыт чисталык һәм тәртип хөкем сөрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев