Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Кешеләр иминлеге өчен эшләгәннәр

Республика тарихында якты битләр аз түгел. Өлкән буын вәкилләренең күбесе халык хуҗалыгы тармагының гөрләп үскән чорын әле дә хәтерлиләр.

Мелиорация тармагы да алдынгылар рәтендә була. Безнең районда “Татмелиорация“нең  ПМК-122 (механикалаштырылган күчмә колонна) оешмасы  уңышлы эшли. Кырларны сугару өчен буалар төзү аның эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш була. Алар районда һәм республиканың Кама арты зонасында эшлиләр. 

ТАССРның атказанган мелиораторы, хезмәт ветераны Аркадий Яковлев 1972 елда ПМК-122гә  бульдозерчы булып эшкә урнаша.
– Ул еллар кызыклы удар хезмәт чоры иде, – дип искә алып сөйли ветеран. – Коллективта күтәрелеш сизелеп торды, барысы да җитеш, махсус техника паркы да бай иде. Без, район, биредә яшәүче халык өчен хезмәт куюыбызны аңлап, киеренке режимда эшләдек.

Төзүчеләр гидротехник корылма торгызу эшен төгәлләгәннән соң, башка белгечләр сугару системасын монтажлауга керешәләр. Менә шул рәвешле Урмандеево, Савгач, Яңа Аксубай, Яңа Ибрай, Трудолюбово, Садыйкау авылларында һәм районның башка торак пунктларында буалар пәйда була. “Волжанка“, “Фрегат“ ясалма яңгырлары астында колхоз басуларында  күпьеллык үләннәр, башка культуралар яшелләнеп үсеп утыра.
Элеккеге мелиоратор үзенең хезмәттәшләрен – сугару эше осталары Николай Ятруковны, Александр Янилкинны, бертуган бульдозерчы-скреперчылар Вячеслав һәм Владимир Жирновларны, Сергей Барышевны искә алды. Элеккеге ПМК хезмәткәрләренең кайберләре безнең арада юк инде, ләкин аларның район һәм республика үсешенә керткән өлешләре бәя биреп бетергесез.

1982 елда хезмәттәге уңышлары өчен Аркадий Арсентьевич “ТАССРның атказанган мелиораторы“ исеменә лаек була. Мактау билгесен аңа, ул вакытта әлеге тармак җитәкчесе булып эшләгән Минтимер Шәймиев тантаналы рәвештә шәхсән үзе тапшырган. Ул мизгелләр бик дулкынландыргыч һәм истә калырлык була. Аркадий Арсентьевичка хәтта трибунада Шәймиев белән янәшә утырырга һәм аннан  чыгыш ясарга да туры килә. Аны  “республиканың иң яшь атказанган мелиораторы“ дип билгеләп үтәләр. Ул вакытта аңа нибары 35 яшь була. Бүләк белән бергә җылы якка юллама да бирелә. Әмма Аркадий  Яковлев ял итәргә бара алмый – эш күп була, җибәрмиләр. Бу оешмада ул 18 ел эшли (ветеранның хезмәт стажы – 45 ел). Ул вакыттан алып бик күп үзгәрешләр булган. ПМК-122 дә район тарихында гына калган.

Мелиораторлар район авылларында төзегән буалар һәм Толстой, Октябрь урамнарында салган йортлар, элек аның ведомствосында булган “Буратино“ балалар бакчасы – бүгенге көндә дә кешеләр өчен хезмәт итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев