Кешеләр белән аралашу – үзе бер тормыш
Бүген ЭЭМ ветераны Шамил Сәхабетдинов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Районда Шамил Сәхабетдиновны актив тормыш позициясе булган, битараф булмаган һәм максатчан кеше буларак беләләр. 70 яшьтә дә ул тормыш позицияләренә тугры кала.
Эшлекле, аны даими рәвештә вакыйгалар үзәгендә күрергә мөмкин, аның һәрвакыт киләчәккә планнары бар. Җәмгыятьтә Шамил Имаметдин улы кебек кешеләргә ихтыяҗ зур, алар калганнар өчен юл күрсәтүчеләр булып торалар.
Шамил Сәхабетдинов эчке эшләр органнарында 14 ел хезмәт иткән. Моңа кадәр эшчәнлек төрен берничә тапкыр үзгәртергә туры килә аңа. Яңа Ибрай урта мәктәбен тәмамлагач, үз алдында бер генә юлны күрә – укытучы булу – Әлмәт физкультура техникумына укырга керә. Аннан армиягә чакырыла. Приморье краенда өйрәнүләр үтеп, кече сержант званиесе һәм МИГ-21 очкычларына хезмәт күрсәтү буенча механик белеме ала. Хезмәтенең калган өлешен континентның башка чигендә – Германиядә авиация полкында дәвам итә.
Шамил Имаметдин улы бу чорны горурлык белән искә ала.
– Әтием Имаметдин Мәслах улы 1942 елда 19 яшендә фронтка алына, Берлинга кадәр барып җитә һәм туган нигезенә Җиңү белән әйләнеп кайта, – дип сөйли ул. – Әти ике тапкыр Дан орденына лаек була, фашистларны алар яшәгән җирдә үк тар-мар итә! Мин дә шул җирдә хезмәт иттем.
Совет Армиясе сафларыннан 1971 елда демобилизацияләнә, техникум тәмамлый һәм туган мәктәбенә физкультура укытучысы булып эшкә кайта. Пермь педагогия институтында югары белем ала. Мәктәптә физкультура һәм хәрби эш укыткан 10 ел эчендә Шамил Имаметдин улы укучыларга физик тәрбия һәм башлангыч хәрби әзерлек бирү буенча зур нәтиҗәләргә ирешә.
Аның укучылары район, республика ярышларында бүләкләргә лаек булалар, аларның күбесе өчен физкультура һәм спорт тормышның аерылгысыз өлешенә әверелә. 1984 елда КПССның район комитеты, перспективалы хезмәткәр буларак, аны Тукай исемендәге колхозның партия оешмасы секретаре вазыйфасына билгели. Парторгны авыл хезмәтчәннәре уратып ала, аның бурычы коллективта эшлекле микроклимат саклау, эшчеләргә партия һәм хөкүмәт таләпләрен җиткерүдән гыйбарәт була.
Тиздән КПССның район комитетыннан тагын бер яңа билгеләнеш – район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең сәясәт өлеше буенча урынбасары. Бу Шамил Имаметдин улының тормышын тамырдан үзгәртә. Ул милициянең өлкән лейтенанты званиесен ала, бу вазыйфада баш-аягы белән тәртип саклау хезмәткәрләре эшенә чума, үзенә дә, кул астындагыларга карата да таләпчән була, гражданнар проблемаларына игътибар белән карый һәм хезмәткәрләрдән дә шуны ук таләп итә.
Аның хисап карточкасында шулай ук участок инспекторы, милициянең өлкән участок вәкиле, оператив дежурный вазыйфалары да бар. Ул милиция майоры званиесендә отставкага киткән. Эчке эшләр органнарында хезмәт итү дәверендә ул бүлек җитәкчесе, Эчке Эшләр министрлыгы исеменнән югары бәяләүгә лаек була.
Шамил Сәхабетдиновның өч дәрәҗә «Мактауга лаек хезмәт өчен» медальләре, Россия Федерациясе ветераннар Советы рәисеннән «Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнашкан өчен», «Бурычка тугрылык өчен» медальләре, Варшава килешүен оештыруга 55 ел тулу уңаеннан юбилей медале бар.
Ул бүген дә сафта – ЭЭМның ветераннар оешмасы советын, районның ирекле халык дружинасын җитәкли. Районда патриотик юнәлештәге бер генә чара да Шамил Имаметдин улы катнашыннан башка үтми.
Аның яшьләргә әйтер сүзе, уртаклашыр тәҗрибәсе бар.
– Пенсиядә эшсез кул кушырып утыру, берни белән дә кызыксынмау, җәмәгать эшендә катнашмау – болар минем өчен түгел, – ди Шамил Имаметдин улы. – Кешеләр белән аралашу миңа тормышымда яңа импульс бирә.
Ул шулай ук, нинди генә вазыйфада эшләсә дә, тормыш иптәше Роза Гомәр кызының аның өчен гомере буена терәк булуын билгеләп үтте.
– Бүген дә тормыш юлдашым мин алып барган иҗтимагый эшкә аңлап карый. Моның өчен миңа аңа бик тә рәхмәтле, – ди ул.
Сәхабетдиновлар ике ул – Мансур белән Илсурны һәм бер кыз Гөлназны тәрбияләп үстергәннәр. Балаларының һәркайсы яраткан һөнәрен сайлаган, гаилә корган, матур тормышта яши, ә оныклары әби белән бабайга зур сөенеч бүләк итә.
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев