Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Кеше булырга өйрәтә

Иске Ильдеряк урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ирина Прохорова күркәм юбилеен билгеләп үтә.

«Күп еллар үтәр, без үзгәрербез, безнең әйләнә-тирә дөньябыз да үзгәрер, әмма мәктәп еллары мәңгегә безнең хәтерләрдә калачак. Һәм, әлбәттә инде, аның турындагы уйлар укытучы, беренче чиратта яраткан мөгаллимәбез Ирина Васильевна Прохорова белән тыгыз бәйләнгән», дип язалар аның укучылары.

Ирина Васильевна балачактан тормышын мәктәп, укучылар белән бәйләү турында хыяллана. Мәктәптә уздырылган бер генә чара да аның катнашыннан башка үтми. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, шунда эшләргә кала. Авылның иҗтимагый эшенә энтузиазм белән керешә.

–Башта бик авыр иде, - дип сөйли Ирина Васильевна. – Әмма янәшәмдә минем яраткан остазларым, тәҗрибәле педагоглар Тонкова Зинаида Алексеевна, Горбунова Лидия Васильевна, барысын да аңлаган мәктәп директоры Пикмуллин Михаил Васильевич хезмәт куйды, алар миңа һәрьяклап ярдәм итәргә тырыштылар.

Ирина Васильевна читтән торып, башта Чистай педучилищесын тәмамлый, аннан соң югары белем ала. Шуннан бирле 28 ел гомер сизелми дә узып киткән. Ул бүген дә укучыларын спорт белән дус булырга, мөстәкыйльлеккә, үз карашларына ия булырга һәм аны яклый белергә өйрәтә.

Бүген дә Ирина Прохорова җитәкчелегендә мәктәптә төрле чаралар оештырыла. Аның тырышлыгы белән мәктәп укучылары район һәм республика бәйгеләрендә призлы урыннарны яулыйлар, шул исәптән «Искиткеч вожатый», «ЮИД», «Туризм» кебек конкурсларда һәм Татарстанның яшь варислары отрядлары смотрларында да.

Хезмәт эшчәнлеге елларында Ирина Васильевна бай иҗади лаборатория булдырды. 2007 елда ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

2015 елда «ТРның иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы» дигән мактаулы исемгә лаек булып, район башлыгы гранты иясе булган. Ирина Прохорова – «Балаларга тәрбия һәм белем бирү өлкәсенең иң яхшы хезмәткәре» Республика гранты иясе.

Ирина Васильевна өч баласын ялгызы тәрбияләп үстергән, лаеклы белем биргән. Үзе яңа йорт салып кергән. Балаларының үз гаиләләре бар инде. Кызы һәм улы әниләрен оныклар белән сөендергәннәр.

 

Фото: гаилә альбомыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев