Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Кеше булып калу

Иске Савруш авылында яшәүче элеккеге комбайнчы Петр Ярушев турында авылдашлары бары тик җылы сүзләр генә әйтәләр. Егерме ел комбайнчы булып эшләгән дәвердә ел саен аның комбайн бункерыннан иң күп бөртек бушатыла. Әмма үрнәк кеше булуын хезмәттә генә түгел, бүгенге тормышы белән дә исбатлый ул. Хәзерге яхшы тормышта да күп кенә...

Иске Савруш авылында яшәүче элеккеге комбайнчы Петр Ярушев турында авылдашлары бары тик җылы сүзләр генә әйтәләр.


Егерме ел комбайнчы булып эшләгән дәвердә ел саен аның комбайн бункерыннан иң күп бөртек бушатыла. Әмма үрнәк кеше булуын хезмәттә генә түгел, бүгенге тормышы белән дә исбатлый ул. Хәзерге яхшы тормышта да күп кенә типсә тимер өзәрдәй сау-сәламәт, яшь ир-егетләр үз урыннарын таба алмыйча, яшел елан белән дуслашып тормыш төбенә төшеп батканда Петр Ярушев фаҗигага тарып аяксыз калса да, рухын сындырмый. Шул халәтендә дә тулы канлы тормыш белән яшәргә тырышып, ул элек ничек башкарыла икәнен дә белмәгән тегү - чигү, пешерү эшләренә өйрәнә. Өендә аның кулы белән чигелгән, нәфис кысаларга беркетеп стенага элгән чиккән әйберләрне күреп, осталар да таң кала. Шуның өстенә кунакка кайткан балаларын, оныкларын тәмле-тәмле ипиләр, пироглар пешереп тә сыйлый. Вакытның бер минутын да әрәмгә сарыф итми ул. Җәен хатынына кышлыкка төрле-төрле кайнатмалар әзерләсә, кышкы озын кичләрдә авылдашларын җылыга тиендереп итек олтаны сала. Ә аз гына буш вакыты булса Петр Николаевич китаплар укый. Алар гаиләсендә китапларга аерым караш. Юкка гына Ярушевларның ике кызлары укытучы һөнәрен сайламаганнар инде. -Беләсезме, минем хәзерге хәлемнең дә үз плюслары бар бит,-дип сөйли Петр Николаевич.-Хәзер миңа беркая да ашыгырга, кабаланырга кирәкми, шуңа яшәү асылы турында уйланырга мөмкинлек зур. Ә яшәүнең асылын мин янәшәмдәгеләргә авырлык китермичә, тыйнак кына изге гамәлләр кылып яшәүдә күрәм. Шул чакта гына үзеңне чын мәгънәсендә кеше итеп тою өчен эчке бәйсезлеккә ирешеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев