Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Күңеле һәрчак яшь

Педагогик хезмәт ветераны, аксубайлылар турында китап авторы, районның Мактаулы гражданины Николай Андреевич Янилкин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Яшьлегендәге кебек, аның көче, дәрте ташып тора, кәефе күтәренке, кунакларны һәрвакыттагыча көләч йөз белән каршы ала. Районда Николай Андреевичны белмәгән кеше юк. Чөнки ул күпләр өчен укытучы, остаз.

Хәрби җитәкче, отставкадага майор – ул ничәмәничә буынга тәрбия бирүгә бөтен көчен куйган. Укучылары аны горурланып искә алалар. Ел саен аның туган көнендә алар рәхмәт әйтергә һәм иң изге теләкләрен җиткерер өчен киләләр.

Юбилярны 90 яшь тулган көне белән котларга беренчеләрдән булып район башлыгы Камил Гилманов һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Андрей Сетров килделәр. Алар тантана сәбәпчесенә РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын ирештерделәр, гөлләмә һәм күчтәнәч тапшырдылар.

– Сезнең буынга бик күп сынауларны һәм авырлыкларны кичерергә туры килде, әмма Сез кыенлыклар алдында бирешмәдегез, илебезне сугыш хәрабәләреннән торгыздыгыз. Сезнең хезмәт юлыгыз, Ватанга мәхәббәтегез үсеп килүче буын өчен һәрчак өлге булып торачак. Сезгә иң мөһиме – сәламәтлек телибез. Шатлыклы мизгелләр күп булсын, якыннарыгыз янәшәсендә тыныч һәм имин картлык кичерергә язсын! – дигән җылы теләкләрен җиткерде район башлыгы ветеранга.

Юбиляр котлауларны һәм бүләкләрне зур канәгатьлек белән кабул итте, узган тормыш юллары турында искә алып сөйләде. Ул картлыкка бирешми, тормышка оптимизм белән карый. Ветеранның тормышны яратуы, яшәргә омтылышы сизелеп тора. Ә кунаклар, ветеранны киләчәктә дә юбилейлары белән тәбрикләргә киләчәкләрен вәгъдә итеп, саубуллаштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев