Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Казанышлар еллары – иң бәхетле чор

«Сельхозтехника» Аксубай район берләшмәсенең баш инженеры булып эшләгән еллар Гомәр Гыйльфанов өчен иң бәхетле чор буларак истә калган.

Бу – оешманы үстерү, торак һәм социаль инфраструктураны интенсив төзү чоры була.

– Безнең үз эшен яхшы белгән, таләпчән җитәкчебез Нургаяз Мәхмүт улы Залаков машина йөртүчеләрнең, механизаторларның, эшчеләр һәм белгечләрнең эшчәнлеге өчен шартлар тудырырга тырышты, – дип сөйли Гомәр Мингата улы. – Ә коллективта 300гә якын кеше иде. Предприятие территориясендә ашханә, кибет төзелде, балалар бакчасы, «Байрак» шифаханәсе эшләде, анда безнең эшчеләр һәм аларның гаилә әгъзалары сәламәтлекләрен ныгыттылар. Фатирлар төзелеше интенсив алып барылды. Кыска гына вакыт эчендә ике – өч катлы, өч – ике катлы йортлар һәм иллеләп шәхси агач өй төзелде. Болар барысы да предприятиенең төп эшеннән тыш.

Нургаяз Залаков җитәкчелегендәге “Сельхозтехника” коллективы, партия оешмасы секретаре Гомәр Гыйльфанов белән берлектә республиканың шундый ук предприятиеләре арасында күп тапкырлар призлы урыннар алып, «Татсельхозтехника» берләшмәсенең күчмә Кызыл Байрагын кулдан ычкындырмыйлар.

– Миңа башта ук яхшы җитәкчеләр белән эшләү бәхете елмайды, – ди Гомәр Мингата улы. – Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң, үз районыма юллама белән кайттым, анда баш инженер вазыйфасында «Октябрь» колхозын җитәкләгән Нәҗип Бакиров кулына эләктем. Өч ел, 1971 елдан алып 1973 елга кадәр, мин Нәҗип Бәһман улы кулы астында эшләдем һәм аның Ходайдан бирелгән җитәкче булуын әйтә алам. Шуңа күрә бу хуҗалык ниндидер өч ел эчендә – 1970 елдан 1973 елга кадәр зур үрләргә иреште дә инде.

1982 елдан алып 2000 елга кадәр Гомәр Мингата улы «Агрохимия» район берләшмәсендә берләшмә директоры Минәхмәт Вәлиевның беренче урынбасары булып эшли. Бу чорда берләшмәнең биш бүлеге ачыла: Куйбышев, Карл Маркс һәм Вахитов исемендәге, «Үсәр», «Октябрь» колхозларында. Тракторлар саны – 100гә, йөк автомобильләре саны 120гә кадәр арта. Гомәр Мингата улы баш инженер һәм җитәкченең беренче урынбасары, параллель рәвештә партоешма секретаре буларак нинди генә оешмада эшләсә дә, ирен кая гына җибәрсәләр дә һәрчак аның янәшәсендә булган тормыш иптәше Флюра Госман кызы аны аңлап, ярдәм итеп тора. Ул Нурлат районында туыпүскән, шәфкать туташлары курсын тәмамлаганнан соң, юллама буенча аның туган авылы Иске Ибрай участок хастаханәсендә эшли. Гомәр Мингата улы әйтүенчә, аңа игътибар итми мөмкин булмый. Флюра, аның сүзләренә караганда, үзен лаеклы тотуы белән дә аерылып тора. Ул бүген дә шундый. Гыйльфановлар ярты гасыр бер-берсен ярты сүздән аңлап, бер дулкында яшиләр. Гомәр Мингата улы студент елларында хыялланган һәм 50 ел буе аерылышмаган баян ир белән хатын тормышын бизәп тора. Ул аны «Октябрь» колхозында баш инженер булып эшкә урнашкач, беренче хезмәт хакына сатып ала.

Бүгенге көндә Гыйльфановларның дүрт оныгы бар, әби белән бабай аларны бик яраталар. Казанда гаиләсе белән яшәүче улы Айдар да әти-әнисен сөендереп, аларга терәк булып тора. Аның һәр кайтуы – ата-ана өчен зур бәйрәм. Әлбәттә инде, барысына да үз тырышлыклары белән ирешкән, күркәм, тыйнак кешеләр белән аралашудан да зур шатлык юк.

– Әйе, ярты гасыр гомер, бер мизгел кебек, сизелми дә үтте дә китте, – диде Флюра Госман кызы безне озатканда. – Хәзер иң мөһиме – калган гомерне дә шулай ук лаеклы яшәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев