Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Кайгырту һәм мәхәббәт тоеп яши

Галявовлар йортының иң өлкән кешесе Хәтимә Шәрифулла кызы чын-чынлап дулкынландыргыч юбилеен билгеләп үтте.

 Бу уңайдан Иске Ибрай авылында юбилярның уллары, кызлары, оныклары Һәм оныкчыклары җыелды. Тирә-юньдә шатлык-сөенечләр, күңел күтәренкелеге хөкем сөрде. Мактаулы миссия белән район делегациясе дә килде. 

 - Хөрмәтле Хәтимә Шәрифулла кызы, район җитәкчелеге исеменнән район, туган як үсешенә керткән хезмәтләрегез  өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм, – дип мөрәҗәгать итте ветеранга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. - Чын күңелдән сезне туксан яшьлек юбилеегыз  белән котлыйм! Сезгә тагын озак елларга җитәрлек сәламәтлек, бәхет телим!, - дип ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның бәйрәм юлламасын укыды, чәчәкләр, истәлекле бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Хәтимә әбине  чын күңелдән юбилей датасы белән район социаль яклау бүлеге мөдире Елена Зайцева, авыл җирлеге җитәкчесе Мансур Миңнегулов та котладылар. Бәйрәмне ямьләп кайткан балалар, онык-оныкчыклар да әлеге котлауларга кушылдылар. Алар өчен якын кешеләренең янәшәсендә әтиләре Минвәгыйз Исхак улының булуы икеләтә зур шатлык.  

Минвәгыйз бабай белән Хәтимә әби 60 елдан артык бергә гомер итәләр. Аларның тормыш корулары да авыр хезмәт елларында эш арасында бәйрәм сыман гына булган. Хәтимә Шәрифулла кызы ятим булып, күп авырлыклар күреп үскән. 12 яшеннән торф чыгару эшләрендә катнашкан. Колхозга да иң яхшы елларын биргән. Бөтен күңелен эшкә биргән кызны туганнары Вәгыйз атлы егеткә димлиләр. Булачак ирен ул кыз сорарга килгәч кенә беренче тапкыр күрә.

Ә аннан соң күп еллар иңгә-иң куеп, бер җан булып гомер итәләр. Вәгыйз абый механизатор булып эшли: басуда җир сөрә, чәчә, иген ура. Хәтимә апа колхозда төрле эшләр башкара. Шул арада ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә барлык балалары да үз гаиләләре белән матур тормыш кичерәләр. Өлкән уллары Әлмәттә яши, кызларының берсе –  Самара шәһәрендә, икенчесе Аксубайда гомер итә. Авылда гомер-гомергә ата-ана янында төпчек ир бала калган.

Галявовлар гаиләсендә дә шулай: әти-әниләре кече улы Марат гаиләсе белән төп нигездә яшиләр. Улы белән килене Лилиягә балалар үстерергә булышалар. Узган көз олы оныкларын хәер-фатиха биреп, армиягә озатып калганнар, хәзер айларны санап аның кайтуын көтәләр. Бәхетле әби белән бабайның барлыгы  9 онык һәм 8 оныкчыклары бар.  

– Без әнинең догалары белән бәхетле яшибез, – диләр балалар. – Ул бик күркәм холыклы, мәрхәмәтле кеше. Балалары сөйләгәнчә, әни кеше, бөтен ил өчен борчылып яши. Җәйге корылыкта яңгыр явуын тели, ә яңгыр булса, уңыш мул булыр дип сөенә. Туксан яшьтә дә аның хәтере яхшы, оныкларына тормыш юлында кичергән мизгелләр турында  җентекләп сөйли ала.  

Бүгенге тормышында  Хәтимә Шәрифулла кызының барысы да яхшы: ул балаларының яратуын һәм кайгыртуларын тоеп яши. Яшәү шартлары иң яхшылардан: иркен, якты йорт, аның эчендә бәхетле яшәр өчен барлык уңайлыклар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев