Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Картлык көнендә – ялгызы

Ә менә Карасу авылында яшәүче Фатыйма Фәйзуллина 95 яшен тутырды. Аның тормыш юлы да шулай ук катлаулы һәм сикәлтәле була. Сугыш вакытында фронт территорияләрендә окоп казу эшләренә җәлеп ителә. Башка төбәкләрдән булган хатын-кызлар белән Мәскәү янында, фашист илбасарларының башкалага бәреп керүенә юл куймас өчен бөтен көчләрен куеп, көрәк белән туң...

Ә менә Карасу авылында яшәүче Фатыйма Фәйзуллина 95 яшен тутырды.


Аның тормыш юлы да шулай ук катлаулы һәм сикәлтәле була. Сугыш вакытында фронт территорияләрендә окоп казу эшләренә җәлеп ителә. Башка төбәкләрдән булган хатын-кызлар белән Мәскәү янында, фашист илбасарларының башкалага бәреп керүенә юл куймас өчен бөтен көчләрен куеп, көрәк белән туң җир казыйлар. Сугыштан соң авыл хуҗалыгы производствосында армый-талмый хезмәт куя. Элеккеге фронтовикка кияүгә чыга, әмма гаилә тормышы да, ул хыялланган зур тату гаилә дә килеп чыкмый. Язмыштыр инде, картайган көнендә Фатыйма Нурулла кызы бөтенләй ялгыз кала. Хөкүмәттән ветераннар өчен йорт ала. Тормыш шартлары яхшы, барлык уңайлыклар бар. Пенсионерканы юбилее белән котларга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район газетасы директор-мөхәррире Айдар Моратшин, Карасу авыл җирлеге башлыгы Фәнгать Идиятуллин килде. РФ Президенты Путинның котлау хатына, чәчәк бәйләменә, бүләкләргә һәм күчтәнәчләргә Фатыйма Фәйзуллина балаларча сөенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев