Аксубаево
  • Рус Тат
  • Карелия фронты артиллеристына – 90 яшь

    Ибраһим Шәйхетдиновка 90 яшь тулды. Ветеранны әлеге истәлекле вакыйга белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров һәм җирле ветераннар советы рәисе Шәүкәт Кәбиров кайнар котладылар. Алар юбилярга изге теләкләр теләп, күчтәнәчләр тапшырдылар. Ибраһим Сәхап улы Яңа Ибрайда туып үсә. 18 яше тулып, фронтка чакыру...

    Ибраһим Шәйхетдиновка 90 яшь тулды.

    Ветеранны әлеге истәлекле вакыйга белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров һәм җирле ветераннар советы рәисе Шәүкәт Кәбиров кайнар котладылар. Алар юбилярга изге теләкләр теләп, күчтәнәчләр тапшырдылар.

    Ибраһим Сәхап улы Яңа Ибрайда туып үсә. 18 яше тулып, фронтка чакыру килгәндә ул инде күптән колхозда эшли торган була.

    - Мин Суслонгерга эләктем, - дип сөйли Ибраһим абый. - Анда запастагы гаубич-артиллерия бригадасы формалашты. Аның составында Карелиягә эләктем. Анда фин гаскәрләрен Ленинградтан алып ташлау, Заполярьены саклау операцияләрендә катнаша. Карелия фронты - себер ягы табигате һәм һава торышы катлаулы булган фронтларның берсе була. Әмма солдатлар авырлыкларга бирешмиләр, лаеклы хезмәт алып баралар.

    1946 елда туган авылына әйләнеп кайта. Колхоз остаханәсендә балта остасы булып эшли башлый. Яңа Ибрай халкының Ибраһим Сәхап улына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтләре зур. Ул тәрәзә йөзлекләре, тәрәзә кысалары, өстәл-урындыклар ясый. Гаилә кора. Тормыш иптәше Фатыйма белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Йорт җиткезеп керәләр, өйдәге барлык җиһазларны да хуҗа үз куллары белән эшли. Намуслы хезмәте өчен "Ленинның 100 еллыгына" медале белән бүләкләнә.

    Хәзер алар карчыгы белән тәрбиягә мохтаҗ булып яшиләр. Аларны балалары, оныклары кайгырта. Һәр ике атна саен кайтып, бер-берсен алыштырып, әти-әниләрен тәрбияләп торалар.

    - Балаларыбыз Чиләбедә, Чистай, Яр Чаллы шәһәрләрендә көн күрәләр, безне дә кайгыртып яшиләр, без аларга рәхмәтле, - ди юбиляр-ветеран.

    Сынауларга бирешмәсә дә, кызының вакытсыз мәңгелеккә күчүе ветеранның сәламәтлеген нык какшата. Әмма 10 оныгы һәм 8 оныкчыгы әби белән бабайга яшәү өчен көч өстиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: