Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Кара кәгазьне илтеп бирүдән дә авыры юк иде“

    Аксубайда яшәүче Антонина Павловна Анищенкога 95 яшь тулды. Аны Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны буларак алган бөтен уңайлыклары булган фатирына туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ниал Вәлиуллин, район газетасы баш мөхәррире Айдар Моратшин килде. Алар юбилярга Россия Президентының Котлау хатын...

    Аксубайда яшәүче Антонина Павловна Анищенкога 95 яшь тулды.


    Аны Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны буларак алган бөтен уңайлыклары булган фатирына туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ниал Вәлиуллин, район газетасы баш мөхәррире Айдар Моратшин килде. Алар юбилярга Россия Президентының Котлау хатын ирештерделәр, чәчкәләр һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар.

    - Балаларымның, оныкларымның, оныкчыкларымның һәрдаим игътибарын, хөрмәтен тоеп, шундый фатирда яшәү минем өчен әйтеп бетергесез зур бәхет, - диде күз яшьләрен сөртеп Антонина Павловна һәм барысын да табын артына чакырды.

    95 ел гомер дәверендә юбиляр язмышның төрле авырлыкларын кичерә. Әмма сугыш аның тормышында иң авыр чор була. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Тоня Чистай районында үзенең туган авылында почтага эшкә урнаша. Сугышны почта җитәкчесе вазыйфасында каршы ала.

    - Мине дә фронтка чак кына алмый калдылар, юлга биреп җибәрергә дип әни камыр ризыклары да пешерде, - дип искә ала Антонина Павловна. - Тик колхоз рәисе үзсүзле булды: "Синең эшең монда - почтада да бик кирәк", диде.

    Егерме яшьлек кыз, авылга фронттан кара кәгазьләр килә башлагач кына, бу сүзләрнең ни дәрәҗәдә мөһим булуына төшенә.

    - Иң авыры өйләргә шушы кара кәгазьләрне китереп бирү иде. Авылдагы һәркемне яхшы белгәнгә, бу хәбәрләрне мин йөрәгем аша үткәреп, башта кычкырып елый, аннан соң туганнарына илтеп бирә идем, - дип хәтерен яңарта юбиляр.

    Антонина Аксубай районы егете, яраланып демобилизацияләнгән, киномеханик булып эшләгәндә фильмнар күрсәтү өчен күрше районнарга килеп йөргән Борис Анищенкога тормышка чыга. Күчеп килгәннән соң Аксубай почтасында хат ташучы, идән юучы һәм хәзерләүләр конторасында сакчы булып эшли. Анищенколар җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Тик тормыш аңа күп авырлыклар китерә: ире вафат була, өч баласын җирли. Шуңа да карамастан, юбиляр әби тормыш сөючән һәм юмор хисле булып калган. Нурлаттан күчеп кайткан, шәфкать туташы булып эшләүче кызы Татьяна әнисен дә, авыру ир туганын да карап тәрбияләп тора. Балалары, 11 оныгы һәм 7оныкчыгы Антонина Павловнаның хәлен даими белешеп торалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: