Аксубаево
  • Рус Тат
  • Калинин шәһәрен саклый

    Сугыш ветераны Сабир Гатауллинга 95 яшь тулды. Ул Яңа Кармәт авылында дөньяга килә. 1941 елда хәрби хезмәткә чакырыла. 920 нче инженерлар полкында сапер булып хезмәт итә, зенит-артиллерия полкында зенитчы була. - 1941 елның сентябрендә, өйрәнүләр үткәннән соң, без Калинин шәһәренә эләктек, - дип сөйли ветеран. - Һөҗүмнән саклану линияләре төзедек....

    Сугыш ветераны Сабир Гатауллинга 95 яшь тулды.


    Ул Яңа Кармәт авылында дөньяга килә. 1941 елда хәрби хезмәткә чакырыла. 920 нче инженерлар полкында сапер булып хезмәт итә, зенит-артиллерия полкында зенитчы була.

    - 1941 елның сентябрендә, өйрәнүләр үткәннән соң, без Калинин шәһәренә эләктек, - дип сөйли ветеран. - Һөҗүмнән саклану линияләре төзедек. Окоплар, блиндажлар, дота һәм дзотлар казыдык. Баш өстеннән фашист очкычлары сызгырып үтә иде. "Мәскәүгә очалар" - дип аңлый идек. Безнекеләр бәреп төшерсәләр шатлана идек.

    Сабир Таһир улы ике тапкыр яралана. 1945 елда туган ягына кайта. "Батырлык өчен", "Совет Поляр түгәрәге аръягын саклаган өчен" медальләре, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Җиңү көнен Норвегия чигендә, Төньяк фронтта каршылый. Сугыштан соң колхозда хисапчы, авыл хуҗалыгы идарәсендә, ПМК-860та икътисадчы, автомат-дуңгызчылык комплексында баш хисапчы булып эшли. Хатыны Хәдичә Нәмәтулла кызы белән алты бала үстерәләр.

    Район башлыгы Камил Гилманов ветеранга сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Путинның тәбрикләү хатын ирештерде, гөлләмә һәм бүләкләр тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: