Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

“Калина“ның алтын тавышы

Рус милли үзәге җитәкчесе Татьяна Воронина исеме район мәдәният тарихында мәңгелеккә уелып калган. Татьянаның чиста һәм аһәңле тавышы менә унбер елдан артык инде районда да, аның чикләрендә дә яңгырап тора. Аның җырга мәхәббәте мәдәният өлкәсенә килгәнче үк башлана. Татьяна Николаевна егерме елга якын авыл мәктәбендә укытучы булып эшли - үз...

Рус милли үзәге җитәкчесе Татьяна Воронина исеме район мәдәният тарихында мәңгелеккә уелып калган.

Татьянаның чиста һәм аһәңле тавышы менә унбер елдан артык инде районда да, аның чикләрендә дә яңгырап тора. Аның җырга мәхәббәте мәдәният өлкәсенә килгәнче үк башлана. Татьяна Николаевна егерме елга якын авыл мәктәбендә укытучы булып эшли - үз укучылары белән бергә баштан Түбән Баландада, соңрак районда рус мәдәнияте чыганакларын яңарту белән шөгыльләнә, үзе генә дә, ансамбль белән дә иҗат отчетларында чыгыш ясап, мәктәп һәм авыл данын яклый.
- Педагогик өлкәдә дә, мәдәни өлкәдә дә үземне тулысынча таба алуым белән мин чиксез бәхетлемен, әлеге ике һөнәр дә миңа олы сөенеч китерә, - дип уртаклашты Татьяна Николаевна. Һәм бу күренеп тә тора, чөнки аның ике өлкәдән дә алынган бүләкләре бихисап. Түбәнбаландалыларның укытучыга хөрмәт белән каравы да күп нәрсә хакында сөйли - ул 24 ел эчендә берничә буын балалар тәрбияләгән. Мәдәният өлкәсенә килгәч тә, Василий Воронин белән бергә "Калина" халык коллективын гына оештырып калмый, аның "алтын тавышына" да әверелә. Шулай итеп, үзенең тагын бер талантын ача.
- Теләсә нинди мәдәният - ул җырлар, фольклор гына түгел, ә сәхнәдә яктылык, үзенчәлек образы аша да бирелгән, - ди унбер ел дәвамында Түбән Баланда мәдәният йортында Татьяна Воронина белән бергә эшләгән район Мәдәният йорты директоры Ольга Копанева. - Безнең Татьянаның тавышы гына түгел, куллары да алтын - ул бөтен "Калина" ансамблен киендерде, "Веретенышко" балалар фольклор коллективына да киемнәр текте. Бары тик ул гына җаваплы концерт алдыннан катнашучыга иртә белән соңгы киемне тегеп бетереп, шул ук көнне алар белән бергә сәхнәгә чыга ала. Түбән Баландада уздырылган чараларга баргач, театраль күренешләрнең бизәлешен һәм реквизитларын күреп таң каласың - болар шулай ук Татьянаның хезмәт җимешләре. Теләсә нинди әкият геройларын да җанлы тереклек ияләре кебек ясап куя ул. Мәдәният өчен бу алыштыргысыз бүләк.
Әлеге ханымның күпкырлы талантына исең китәрлек. Әле бит ул өч бала әнисе, яраткан әби һәм уңган хуҗабикә дә. Ул алтын куллы кеше - бакчасында чүп үләненә урын юк, бары тик чәчәкләр, яшелчәләр, җиләк-җимеш, виноград кына үсә. Моннан тыш, Татьяна Николаевна төрле рецептлар буенча яшелчәләр тозлый, гөмбә җыярга ярата, хуш исле чәйләр өчен шифалы үләннәр киптерә...
Үз эшенең остасы булган, йөзеннән нур сирпеп торган, аралашканда шатлык бүләк иткән Татьяна Воронина адресына районның төп сәхнәсеннән аның юбилее уңаеннан күпме җылы сүзләр яңгырады. Аның тормыш юлы - ул яшәү тәҗрибәсе, зирәклек һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге. Район башлыгы Камил Гилманов Татьяна Воронинага талантын һәм район мәдәнияты тормышына керткән хезмәтен бәяләп, Мактау грамотасы тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев