Кафедраны фән бишегенә әверелдерде
Кече Сөнчәле егете Сергей Абруковның нәкъ менә Казан дәүләт университетын сайлавы очраклы түгел.
Авыл малае гына булса да, ул анда ачышлары дөньяга танылган галимнәр - математик Лобачевский, химиклар Бутлеров һәм Арбузов шунда укыганнарын яхшы белә. 1939 ел...Физика һәм математика факультетына аны имтиханнарсыз кабул итәләр, чөнки урта мәктәпне ул бөтен фәннәр буенча “бишле“ билгесенә тәмамлый.
Әмма икенче курстан егетне армиягә алалар. Ул зенит гаскәрләрендә хезмәт итә һәм армиядән соң укуын дәвам итәргә хыяллана. Әмма сугыш башлана. Украина, Төньяк Кавказ, Донбасс һәм Одесса - аның сугышчан юлы маршруты. Булачак галим өчен сугыш госпитальдә тәмамлана.
...Университетны тәмамлаганнан соң, 1948 елда Абруковны физика кафедрасында калдыралар. Бер елдан молекуляр физика кафедрасына чакыралар. Анда лаборант, ассистент булып эшли. Сугыштан соңгы авырлыклар чорында булачак галим дә еш кына ачлы-туклы яши, тик ачышлар ясарга омтылышы кимеми.
Ул илнең төп бурычларыннан берсе - аның оборонага әзерлеген ныгыту икәнлеген яхшы аңлый. Педагогика институтын тәмамлап, Чуашстанда туып-үскән кызга өйләнә. Дүрт елдан соң Сергей Абруков “Ялкын структурасын оптик ысуллар белән өйрәнү“ темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклый. Мәскәү дәүләт университетында стажировка үтә. Биредә ул яну һәм шартлау процессы буенча тикшеренүләр үткәрә.
1955 елда өметле доцентны молекуляр физика кафедрасы мөдире итеп билгелиләр. Шул мизгелдән фәндә вакытны яңа исәпләү башлана. Абруковка үз ачышын яклау өчен ун ел вакыт кирәк була. Бу вакыт эчендә ул үз мәктәбенә нигез салган. Аның җитәкчелегендә сигез кеше физика-математика фәннәре кандидаты исемен ала.
- 1963 елда КДУның молекуляр физика кафедрасы Сергей Абруковның ачышлары нәтиҗәсендә януны өйрәнүдә оптик алымнар куллану буенча танылган үзәк була, - дип яза фәннәр докторы Виктор Абруков. 1965 елда Сергей Абруков докторлык диссертациясен яклый һәм профессорның гыйльми дәрәҗәсен ала. 17 ел эчендә Казанда ул физика-математика факультеты чыгарылышыннан фән докторына кадәр юл үтә. Татарстан шул рәвешле үз улларына киләчәккә юл ачты...
Ике елдан соң Чуаш дәүләт университеты ачылгач, аны проректор итеп чакыралар. Шул вакыттан башлап университетның физика кафедрасы фән бишегенә әверелә. Аның ярдәмендә университетта фәнни-тикшеренү секторы булдырыла. 16 ел дәвамында профессор Абруков яңа буын галимнәрен кадерләп үстерә, 19 табиб һәм 182 кандидат тәрбияләп чыгара. Аның укучылары, остазның эшен дәвам итеп, фәндә үз ачышларын ясадылар.
- Хәтта танылган галим буларак та, Сергей Андреевич искиткеч киң күңелле һәм ачык кеше булып калды, - дип сөйли Сөнчәле аксакаллары. - Авылга кайткач авылдашларының тормышы белән чын күңелдән кызыксынды һәм аларга һәрьяклап ярдәм итте.
Фото Абруковларның гаилә архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев