Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кадерле ветеран

    Өлкән буын кешеләренә авырлыкларны бик күп күрергә туры килде. Алар тыныч тормыш, бәхетле картлык, туганнары һәм якыннарының игътибар һәм кайгыртуына лаек. Өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр һәм инвалидлар үзләрен уңайлы хис итсеннәр өчен Федоровка интернат-йортында барлык шартлар да тудырылган. Тыл хезмәтчәннәре Марфа Ивановна Пикушева, Нина Ивановна Захарова, Фәүзия Нәҗип кызы Шәрифуллина...

    Өлкән буын кешеләренә авырлыкларны бик күп күрергә туры килде.

    Алар тыныч тормыш, бәхетле картлык, туганнары һәм якыннарының игътибар һәм кайгыртуына лаек.

    Өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр һәм инвалидлар үзләрен уңайлы хис итсеннәр өчен Федоровка интернат-йортында барлык шартлар да тудырылган. Тыл хезмәтчәннәре Марфа Ивановна Пикушева, Нина Ивановна Захарова, Фәүзия Нәҗип кызы Шәрифуллина һәм Анастасия Сергеевна Морозоваларга карата аерым игътибар күрсәтелә. Әлеге хатын-кызлар җилкәсенә күп авырлыклар төшә - сугыш, ачлык, югалтулар, авыр хезмәт. Интернат-йортта ветераннарны тәрбияләүдә заманча технологияләр кулланыла.

    - Ял сәгатьләрендә безнең белгечләр алар белән библиотерапия уздыралар - китаплар укыйлар, даими басмалар белән таныштыралар, рәсемнәр ясыйлар, үсемлекләр, чәчәкләр үстерү, тәрбияләү мөмкинлеге бирәләр, - дип сөйли интернат-йорт директоры Рузилә Бәширова. - Үз аякларында йөрүчеләр - скандинавия хәрәкәтен өйрәнә. Без боларның барысын да хөрмәтле тыл хезмәтчәннәренең тормышын төрлеләндерү, кызыклы итәр өчен эшлибез. Алар даими рәвештә санитаркалар тәрбиясендә. "Кадерле ветеран" социаль проект кысаларында биредә ял бүлмәсе булдырылды. Биредә яшәүчеләрнең туганнары килгәч, алар әлеге бүлмәдә очрашалар. Ял бүлмәсе матур итеп бизәлгән, якты, уңайлы. Һәрберсенә атап, кайда эшләүләре, яшәүләре турындагы язмалар белән фотоальбом әзерләнгән, бер сүз белән әйткәндә, бу чын тормыш тарихы. Очрашуга балалар белән килүчеләр өчен нәниләр почмагы булдырылган. Бала, өлкәннәр аралашканда комачауламыйча, уйный, рәсем ясап утыра ала. Федоровка интернат-йорты ветераннары белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров та очрашты. Алар үткәннәр, бүгенге көн турында сөйләштеләр.

    - Безгә монда кәефсезләнеп утырырга бирмиләр, - диләр әбиләр. - Барысы да җитеш, бергә дус яшибез.

    Алар интернат-йорт хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: