Аксубаево
  • Рус Тат
  • Изгелек барысын да җиңә

    Узган атнада районда тагын бер 90 яшьлек юбилярны тәбрик иттеләр. Бу юлы район башлыгы Камил Гилманов һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин, социаль яклау Идарәсе белгече Елена Золина озатуында Кече Аксубай поселогында яшәүче Лидия Молоствова янына килделәр. Лидия Федоровна бу авылга Чүпрәле...

    Узган атнада районда тагын бер 90 яшьлек юбилярны тәбрик иттеләр.


    Бу юлы район башлыгы Камил Гилманов һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин, социаль яклау Идарәсе белгече Елена Золина озатуында Кече Аксубай поселогында яшәүче Лидия Молоствова янына килделәр.


    Лидия Федоровна бу авылга Чүпрәле районыннан килен булып төшә. Мәктәпне тәмамлагач Лида Бөгелмә кооператив техникумына укырга керә. Аны тәмамлагач кибет мөдире, статист, аптекада, собеста бухгалтер булып эшли. Тормыш шулай үз җае белән ага тора: ышанычлы ире янында, яраткан эше җанына рәхәтлек бирә, тик балалары булмау гына күңелне әрнетә.


    Бәхетләренә янәшәдә иренең туганнары була. Бертуганының кызы Ольга Волкова Кече Аксубайга, үзләренә иң элек Лидия Федоровнаның фалиҗланган ире Александр Васильевичны, аннан соң шулай ук инсульт кичергән Лидия түтине алып кайта. Юкка гына йомшак мөгамалә һәм тәмле сүз могҗиза тудырырга сәләтле, димиләрдер. Ольга ханым ике ел урын өстендә яткан абзасын тәрбияли, тик кызганычка каршы, аякка бастыру мөмкин булмый, ә менә Лидия түти үз аягында йөри башлый.


    - Сез бәхетле, бөтен уңайлыклары булган матур өйдә, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшисез, - дип соклануын белдерде Камил Гилманов юбилярга. Ул Владимир Путинның котлау хатын укып, аңа чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.


    Лидия Федоровна чыннан да бәхетле. Бүген ул аның өчен махсус төзелгән бүлмәдә яши. Волковларның өч улы, ике килене һәм ике оныклары да аны үз әбиләре кебек яраталар, кадерлиләр.


    -Башкача булу мөмкин дә түгел, чөнки безнең әбиебез үзе дә бик ярдәмчел кеше. Үз вакытында Бөгелмәдә укыган һәр туганыбызга алар төрлечә ярдәм күрсәттеләр. Картлык көннәрендә ялгыз калдыру шәфкатьсезлек булыр иде, - ди Ольга.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: