Аксубаево
  • Рус Тат
  • Изге һөнәр иясе

    Кеше гомере – аккан су кебек, сизелми-сиздерми генә ага да ага. Гомернең уртасын узып киткәч, тормыш китабының узган битләрен актарып карый да, узган гомеренә, эшләгән эшенә нәтиҗә ясый кеше. Ә анда кадәр, кая ул кылган гамәлеңә бәя биреп тору - алдагы эшләр тау кадәр өелгән... Тормыш, гаилә арбасын тартып бару, бала үстерү, халыкка хезмәт итү, санап китсәң, бармаклар җитмәс.

    Иске Ибрай авылында туып үскән Ислам Ибраһим улы Сәрвәров та сөбханаллаһ, менә шул үз эшенә бәя бирер яшькә җиткән! Шөкер, тормыш юлы лаеклы, җимешле, нәтиҗәле аның. 

    1959 нчы елның табигать язгы уяну кичергән вакытында, гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән ул. Ир бала буларак, колхозда шофер булып эшләгән әтисенә кечкенәдән ияреп йөри. Мәктәптә укыган елларда ук каникул вакытларында әтисенең ярдәмчесе булып, урып-җыю эшләрендә катнаша, шунда техника белән эш итәргә өйрәнә.  

    Мәктәпне тәмамлагач, ике дә  уйламыйча Чистай шәһәренә шоферлык һөнәренә укырга китә. Совет Армиясе сафларында ике ел хезмәт итеп кайткач, туган авылында әтисе янәшәсендә шофер булып хезмәт юлын башлый. Авыл кешесе өчен элек-электән игенчелек иң изге һөнәр булып саналган. Яздан көзгәчә кыр эшләрендә катнашкан Исламның күңелендә дә икмәкне үзе үстереп, аннан мул уңыш алу теләге пәйда була һәм шул ниятен тормышка ашырырга теләп,  Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының агрономнар әзерләүче факультетына укырга керә.

    Ике ел уку сизелми дә үтеп китә. Агроном-орлыкчы белгечлеген алган егет Казан авыл хуҗалыгы институтында читтән торып укуын дәвам итеп, үзе “Татарстан” колхозының беренче бригадасын җитәкли башлый. Икенче бригадага беренчелекне бирмичә, күп еллар суган, чөгендер, бөртекле һәм кузаклы культуралардан югары уңыш алуга ирешә. Аның тырыш хезмәтен күреп, район  Агрохимсервис оешмасына эшкә чакыралар.

    Биредә тугыз ел эшләү дәверендә ярдәмче хуҗалыкта кырчылык өлкәсендә нәтиҗәле эшләве белән республикада икенче урынны алып, күп тапкырлар Мактау грамоталарына ия була. Ленин исемендәге хуҗалыкта да дүрт ел агроном вазифасын башкарып, ил табынын ипи белән тәэмин итүгә үз өлешен кертә.

    Колхозлар таралып, җиргә яңадан-яңа технологияләр белән эшләүче инвесторлар хуҗа булып алса да, иген үстерү һаман да шул агрономнар, механизаторлар җилкәсендә кала. 2009-2016 нчы елларда Ислам Ибраһим улы Иске Ибрай авылының “Аксу-Агро” агрофирмасында баш агроном булып хезмәтен дәвам итә. Бу елларда алар Нурлат районының “Южный” һәм “КФХ Сөләйманов” агрофирмасы хезмәтчәннәре белән ярышып, тырышып эшлиләр.

    Яңа технологияләр кулланып шикәр чөгендере, кукуруз, көнбагыш, бөртекле һәм кузаклы культуралар игү буенча көндәшләрен күпкә узып китәләр. Хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны арту сәбәпле, терлек азыгын күпләп әзерләү бурычы да йөкләнә. Киң мәйданнарда күпъеллык үләннәрне яңарту һәм үлән орлыкларын үзләрендә эшкәртеп, чәчү таләпләренә туры китерерлек итеп әзерләү өстендә тир түгеп эшләгән агрономның йокысыз төннәре бер генә булмагандыр, әлбәттә.

    Нәтиҗәдә, “Аксу Агро” агрофирмасы ул елларда күпъеллык үлән орлыгы белән күрше Нурлат районын тулысынча тәэмин итеп тора.  
    Ислам Сәрвәров үзен төрле өлкәләрдә сынап карый. Бүгенге көндә ул Аксубай универсаль технологияләр техникумында яшь буынга белем бирә, әмма төп һөнәрен дә ташламый. Кыскасы, кышын – укытучы, җәен - агроном ул. Техникумның ярдәмче хуҗалыгы, үсемчелектә 2018 нче ел уңышы нәтиҗәләре буенча югары бәяләнгән икән, монда агрономның өлеше дә бәһасез. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән Мактау Грамотасы да шул хакта сөйли.  

    Кеше кайда гына эшләсә дә, аның тирәсендә ярдәм кулы сузарлык, аның тырышлыгына бәя бирерлек кешеләр булмаса, эш нәтиҗәләре, бәлки, бу кадәр үк сөендерерлек булмас иде. Бу яктан Ислам әфәнде бәхетле.

    Ул үзенең хезмәт юлында озак еллар Иске Ибрай хуҗалыгында җитәкче булып эшләгән Вәлиҗан Миншакир улы Җәлалетдинов һәм бүгенге җитәкчесе, техникумда белем алучы студентларга белем һәм хезмәт тәрбиясе бирү сагында калкан булып басып торган, “тырыш хезмәт кенә кешене кеше итә” дигән шигарә белән яшәргә өйрәтүче Фәргать Фоат улы Аюповка бик рәхмәтле.

    Аларның җылы сүзе, якты карашы, гадел бәясе яңадан-яңа үрләр яуларга ярдәм итә аңа. Ә иң олы рәхмәтләре, әлбәттә инде, тынычлап эшләр өчен бөтен шартларны да тудырган гаиләсенә, яраткан хатыны Зөлфиясенә. Алар бергәләп өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә ике кызлары, бер улы үз гаиләләрен булдырып, әти-әниләре үрнәгендә үз һөнәрләре буенча халыкка хезмәт итәләр. Әби-бабаларын җиде онык сөендерә.                

    Тормыш китабының һәрбер бите намуслы хезмәт, игелекле гамәл белән бизәлгән икән, димәк, Ислам Ибраһим улының гомере заяга узмаган. Алда әле аны яңа үрләр көтсен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: