Иске Ибрай авылыннан Ркыя әби Хәмидуллинага 100 яшь тулды
Аксубай районында яшәүче әбекәйне истәлекле дата белән котларга балалары, оныклары, оныкчыклары, район башлыгы Камил Гилманов һәм авыл җирлеге башлыгы Мансур Миннегулов килделәр.
Район башлыгы юбилярга чәчәк бәйләме, Россия һәм Татарстан Президентларыннан Котлау хатларын, район исеменнән бүләкләр тапшырды.
– Сез үзегезнең озын гомер юылыгызда күпне күргәнсез, күпне кичергәнсез, Бөек Ватан сугышы вакытында алны-ялны белми тылда хезмәт иткәнсез, шулар өчен сезгә зур рәхмәт әйтәсе килә! Сез – безнең районда яшәүче иң өлкән хатын-кызларның берсе. Сезгә исәнлек-саулык, якыннарыгызны шатландырып тагын озак еллар яшәргә насыйп итсен, – дигән җылы теләкләрен җиткерде район башлыгы Камил Гилманов.
Биш ел элек, Ркыя Хәмидуллинаны 95 яшьлеге белән котлаганда, ул безгә үз тормышы турында күп нәрсә сөйләгән иде. Ул Иске Ибрай авылында туып-үскән, гомеренең күп өлешен шул авылда уздырган. Һәм кече ватаны турындагы барлык хатирәләрне дә күңелендә саклаган.
Ә иң якты мизгелләр дәртсез бала чагы, бәхетле үсмерлек һәм хыялый яшьлек еллары була аның. Барлык авырлыклар сугыш турындагы куркыныч хәбәрдән башлана. Әтиләрен яше буенча фронтка алынмаганлыктан, Ркыя Хәмәтгата кызының бертуган энесе фронтка китә. Яраланып кайтса да, тиздән аны кире сугышка алалар, күп тә үтми һәлак булуы турында кара кәгазь килә.
Юбиляр колхоз басуларында ничек эшләүләрен, ачлыктан интегүләрен, бер уч бодай башагы өчен төрмәгә утыртырга мөмкин булуын, хәтта кычытканны да туйганчы ашый алмауларын искә алып сөйләде. Чөнки ул үсәргә дә өлгермәгән. Авылдашлары белән җыелышып, Лаеш районына окоп казырга китүләрен дә хәтерендә яңартты.
Ә аннары сугыштан Минзакир исемле авылдашы яраланып, чирләп кайта. Ркыя Хәмәтгата кызы аның белән язмышын бәйли, алар 49 ел бергә бәхетле гомер кичерәләр. Ир белән хатын алты кызга гомер бүләк итеп, аларны үз үрнәкләрендә хезмәтне сөяргә өйрәтеп үстерәләр. Фатир алгач, Аксубайга күчеп яши башлыйлар. Район үзәгендәге тормыш гаилә башлыгының күңеленә хуш килә, карчыгы белән алар моңа кинәнеп туя алмыйлар. Әмма ул бакыйлыкка күчә, аннары бер кызлары да гүр иясе була.
Юбилей көнендә Ркыя Хәмәтгата кызы барлык кунакларга да рәхмәт укыды, туганнары да, район һәм авыл җирлеге җитәкчеләренең дә котларга килүләренә сөенде.
Юбилярның 13 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Әбекәйгә оныкчыкларының ике бәләкәчен дә күрү бәхете насыйп булган. Якыннары әниләренә, әбиләренә, дәү әниләренә, әлбәттә, сәламәтлек теләделәр. Ркыя Хәмәтгата кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткәндә күпсанлы якыннарының гозерен үтәде, гаиләсе белән бергәләп 100 яшьлек юбилеен да билгеләп үтте. Ә озын гомернең серен ул сәламәт яшәү рәвешендә, намаз укуда, ураза тотуда, якыннарының мәхәббәтендә һәм тәрбиясендә күрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев