Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Иске Ибрай авылыннан Госман Габбас улы Вәлиев үз гомерендә әһәмиятле булган туган көнен билгеләп үтте

90 яшьлек юбилеен ул җәмәгате – Минзәйнәп Миншакир кызы белән иңгә-иң куеп каршы алды.

Вәлиевләр инде 64 ел бергә, бер-берсенең күзләренә йөрәк җылысы, ярату белән карап гомер итәләр. Үзенең туган көнендә дә ул яраткан хатынына чәчәкләр бүләк итте.

Алар Минзәйнәпкә 18 яшь булганда танышканнар. Балалары сөйләве буенча, ә алар бишәү, әтиләре Госман да, әниләре кебек фермада эшләгән. Фермада хезмәт куйган кызлар арасыннан бары тик чибәр Минзәйнәпне сайлап алган. Юбиляр Габбас һәм Миңсылу Вәлиевләр гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Аның ике ир һәм дүрт кыз туганы була. Тыл хезмәтчәне үз гаиләсен дә шулай ук зур һәм тату итеп күргән. Әтисе һәм абыйсы Якуб – сугышта катнашканнар. Кызганыч, абыйсына сугыш кырыннан исән-сау кайту насыйп булмый, яуда һәлак була.

Госман Вәлиев озак еллар төзелештә эшли, 55 яшь тулгач – колхозда кунакханә мөдире булып тора. Лаеклы ялга чыккач дин тормышы белән яши башлый, мәчеткә йөри, намаз укый, уразасын калдырмый.

Җәмәгате Минзәйнәп белән икәү дөнья көтәләр. Аларның өйләре чисталык, пөхтәлектән балкып тора, бакчаларында да тәртип. Яшелчәләрне үзләре утырталар, үстерәләр, хәтта теплицалары да бар. Алар карчыгы белән җиләк җыярга яраталар, кышкылыкка кайнатмалар әзерлиләр, яшелчәләр тозлыйлар.

Вәлиевләр бик кунакчыл, һәрчак туганнары, якыннары белән күрешеп, кунакка чакырып торалар. Бәйрәм көнне дә аларның өйләре кунаклардан гөрләп торды, балалары җыелышты. Госман Габбас улының сеңлесе дә кайтты, Нурлат шәһәрендә яшәүче абыйсының кайтып җитүен көттеләр.

Бабакайны күркәм юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Миннегулов килде. Алар Госман Габбас улына рәхмәт сүзләре әйттеләр, юбилее белән җылы котладылар. Район башлыгы урынбасары РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын ирештерде.

– Мин бүген Сезнең хөрмәткә әйтелгән барлык котлауларга, теләкләргә кушылам. Чын күңелдән ныклы исәнлек, иминлек, җәмәгатегез белән тагын озак еллар пар канатлы булып гомер итүегезне телим, – дигән теләкләрен җиткерде Илшат Заһидуллин.

Күркәм юбилей көнендә Госман Габбас улы да, аның кулга-кул тотынып гомер иткән тормыш иптәше дә, әти-әниләренең тигезлектә исән-сау яшәүләренә куанган балалары да, барысы да бәхетле иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев