Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җиргә береккән кеше

    Вакытлы хезмәттән кайткач Альберт Минхәйдәров акча эшләүнең җиңел юлын эзләми. Әфганстан җирендә хезмәт иткән егет чын ир-егет һөнәрен сайлый. Туган авылы татар Сөнчәлесенә әйләнеп кайтканнан соң механизатор булып эшли. Үзгәртеп кору елларында авыл хуҗалыгы өстенә төшкән барлык авырлыкларны һәм сынауларны ул туган хуҗалыгы белән бергә кичерә, яртышар ел хезмәт хакы...

    Вакытлы хезмәттән кайткач Альберт Минхәйдәров акча эшләүнең җиңел юлын эзләми.


    Әфганстан җирендә хезмәт иткән егет чын ир-егет һөнәрен сайлый. Туган авылы татар Сөнчәлесенә әйләнеп кайтканнан соң механизатор булып эшли. Үзгәртеп кору елларында авыл хуҗалыгы өстенә төшкән барлык авырлыкларны һәм сынауларны ул туган хуҗалыгы белән бергә кичерә, яртышар ел хезмәт хакы түләмәгәндә дә эшен ташламый. Альбертның яшьтәшләренең һәм сыйныфташларының күбесе ул вакытта җиңел тормыш эзләп шәһәргә юл тоталар, ә ул китми. Туган хуҗалыгыннан аерыласы килми аның. Чөнки анда аның әти-әнисе дә хезмәт куя. Хуҗалык «ВАМИН-Аксу» ООО канаты астына күчкәч тә шунда эшләвен дәвам итә.
    Хатыны Рушания белән өч бала тәрбияләп үстерәләр алар.
    Альберт Минәсхәтович бүген дә элеккечә «ВАМИН-Аксу» бәүлегендә хезмәт куя.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: