Яңа Үзи авылында гомер итүче Рәйсә Мингата кызы Вафина юбилейлы туган көнен билгеләп үтте.
Соңгы елларда туган авылында ул җәйге вакытта гына яши, кышын балаларына китә.
- Туган җир үзенә тарта, - дип сөйли юбиляр. - Әйе, минем эшләрем дә бар монда - бакчада кайнашам, җәйге чорга тавыклар, чебешләр, үрдәкләр...
Яңа Үзи авылында гомер итүче Рәйсә Мингата кызы Вафина юбилейлы туган көнен билгеләп үтте.
Соңгы елларда туган авылында ул җәйге вакытта гына яши, кышын балаларына китә.
- Туган җир үзенә тарта, - дип сөйли юбиляр. - Әйе, минем эшләрем дә бар монда - бакчада кайнашам, җәйге чорга тавыклар, чебешләр, үрдәкләр сатып алам. Хәрәкәт - ул тормыш, кул кушырып утырырга өйрәнмәгәнмен.
Аның тормыш юлы да җиңелләрдән булмый, 13 яшеннән бил бөгә. Хезмәт юлында торф эшкәртү, урман хәзерләү еллары да бар. Сугышны ул нәкъ менә тырышып хезмәт куйган Горький өлкәсендә каршылый. Ачлык, ялангачлык алып килгән дәһшәтле сугыш тормышының иң куркыныч чоры булса да, җиңү турындагы хәбәр иң якты мизгел булып сакланып калган. Сугыш тәмамланган көнне урман хәзерләү пунктында табын әзерлиләр, анда нинди генә сый булмый, әмма кара ипидән соң беренче тапкыр ак ипи тәмен татып карау - иң бәхетле минутлар булгандыр.
Сугыштан соң Рәйсә авылдашына кияүгә чыга, алар Свердловск өлкәсендә яшиләр, ире шахтада эшли. Тиздән Яңа Үзигә кайталар, тормыш җайга салына башлый, бер-бер артлы биш балалары дөньяга аваз салалар, йорт төзи башлыйлар. Ләкин көтмәгәндә тормыш иптәше фаҗигале төстә дөнья куя. Шулай итеп өлкән улы Рәшит әнисенең беренче ярдәмчесенә әйләнә. Алар йортны төзеп бетерү өчен икәүләп урманда делянка кисәләр.
Рәйсә Мингата кызы агачларның колачлап булмаслык калынлыкта булуы, ачы тир белән бергә күпме күз яшьләренең тамуы, унике яшьлек улын кызганса да бу эшләрне аннан башка башкарып булмаслыгы турында сөйләгәндә күзләренә мелдерәп яшь тулды. Рәшит хәзер дә җәйге чорда әнисе янында - хатыны Асия белән аңа хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр. Кыш көне дә туып-үскән нигезен кайгыртып тора ул.
- Ул елларда балаларга да сөйләп бетергесез кыен иде, - ди Рәйсә Мингата кызы. - Мин төрле эшләрдә хезмәт куйдым, колхозда эшләгән чорларда ничәмә-ничә гектар чөгендер эшкәрттек. Балалар кул арасына керә башлау белән минем белән бергә кырда булдылар. Балаларны хезмәт белән тәрбияләргә кирәк - шул вакытта өлкән яшьтә үзеңә хөрмәт тә була, гаиләләрендә дә бар да тәртиптә булачак.
Һәм шунда ук кыш көне сәяхәттә йөрүе - Түбән Камада кызында кунак булуы, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләрендә яшәүче балалары һәм оныклары янына баруы хакында сөйли. Ә менә туган көнен үзе гомер иткән йортта билгеләп үтәргә теләгән. Әниләрен, әбиләрен тәбрикләргә балалары һәм оныклары да кайткан. Юбилярны район исеменнән дә котладылар - район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева бүләкләр, чәчәкләр белән килделәр, Россия Президенты исеменнән тәбрикләү хатын ирештерделәр.
Юбиляр әби сөенеп туя алмады, ул балалары, оныклары һәм оныкчыкларының кадер-хөрмәтен тоеп яши, шуның өстенә 87 яшьлек сеңлесе һәм 92 яшьлек абыйсы да аның янәшәсендә. Әби озак яшәүнең сере - хезмәттә дип сүзен йомгаклады. Ә бәлки Ходай Тәгалә, авыр һәм сикәлтәле тормыш юлы кичкән кешеләргә исәнлек һәм озын гомер биреп, аларның балаларына, оныкларына кирәклеген тагын бер кат искәртәдер.
Нет комментариев