Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җиңүне якынайту өчен тылда хезмәт куя

    Аксубайда яшәүче Наҗия Гилманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үзенең гомер бәйрәме уңаеннан ул улы - район башлыгы Камил Гилмановтан җылы котлаулар кабул итте. - Безнең төбәк озын гомерле кешеләргә бай. Әниеңнең яки әтиеңнең, әбиеңнең яки бабаңның исән-сау булуы балалар өчен дә, оныклар өчен дә, якын туганнар өчен дә әйтеп...

    Аксубайда яшәүче Наҗия Гилманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үзенең гомер бәйрәме уңаеннан ул улы - район башлыгы Камил Гилмановтан җылы котлаулар кабул итте.

    - Безнең төбәк озын гомерле кешеләргә бай. Әниеңнең яки әтиеңнең, әбиеңнең яки бабаңның исән-сау булуы балалар өчен дә, оныклар өчен дә, якын туганнар өчен дә әйтеп бетергесез зур бәхет. Киңәш сорап килер, кайгыларыңны уртаклашыр, шатлыкларыңны бүлешер кешең бар, - дип билгеләп үтте Камил Камал улы. - 60 яшемдә дә мин, әнием сау-сәламәт булганда, бала булып калам һәм аның безнең нәселне берләштереп, саклап торуына сөенәм.

    Наҗия Нәсыйбулла кызының юбилеена күпсанлы туганнары җыелды, алар ире белән өч ул (кызганыч, бер уллары Таҗикстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган) һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, әбинең сигез оныгы да буй җиткән инде, алты оныкчыгы үсеп килә.

    Чын кеше итеп бары тик хезмәт кенә тәрбияләргә сәләтле. Бу юбиляр гаиләсендә элек-электән килгән төп канун. Хезмәт тәрбиясен ул тырыш әнисенең күкрәк сөте аша һәм биш баласы җитеш тормышта, крестьян эшенә күнегеп үссеннәр өчен көнне-төнгә ялгап эшләгән бала җанлы әтисеннән алган. Әмма тырышлыкның икенче ягы да була - 1933 елда Наҗия Нәсыйбулла кызының гаиләсен раскулачить итәләр - кышка аяк басканда күп балалы гаилә йортсыз кала. Әтисе үзен кулга ала, ничек кенә кыен булмасын, гаиләсе өчен землянка казып аны җылыта, әмма каты авырып китеп вафат була.

    - Әни безне ач-ялангач итмәс өчен тырышты, кырдамы, фермадамы, булмас дип тормады, теләсә нинди эшкә ябышты. Әмма биш баланы ялгызына гына аякка бастыру җиңел түгел иде. Шул вакытта гаилә өчен бар җаваплылыкны олы бала - Габдрахман үз өстенә алды, ул Мәскәүгә акча эшләргә китте һәм ул җибәргән посылкалар ярдәмендә безнең тамагыбыз тук, өстебез бөтен булды, - дип искә алып сөйли Наҗия Нәсыйбулла кызы. - Габдрахман Бөек Ватан сугышында Польша чигендә һәлак булды, икенче абый Фәйзрахман фронттан яраланып кайтты.

    Наҗиягә дә җиңел булмый - сугыш вакытында тракторчыга укый. Ул вакытта колхоз-совхозларда трактор бригадаларында фронтка киткән ир-атларны хатын-кызлар алыштыра. Сугыш чорындагы трактор паркы - ул тимер тәгәрмәчле техника, аны рукоятка белән генә кабызганнар, кабызуы ир-атлар өчен дә кыен булганда, нәфис кызлар турында сөйләп торасы да түгел. Өстәвенә тракторларның механизаторны кызу кояш нурларыннан яки яңгырдан саклау өчен кабинасы түгел, япмасы да булмаган, ә бит урак өстендә алар кырдан кайтып та кермәгәннәр. Иртә таңнан караңгы кичкә кадәр басуда тир түгү сәламәтлекне дә, яшьлекне дә алган.

    Наҗия Нәсыйбулла кызы трактор бригадасы кызларының ир-атлар башкарырга тиешле хезмәтне лаеклы үтәүләрен искә алды. Алар ару-талуны белмичә, "Барысы да фронт өчен - барысы да Җиңү өчен" дигән девизга нигезләнеп, югары нәтиҗәләргә ирешеп хезмәт куйганнар.

    Аннан соң фронттан ир- егетләр кайта башлый. Алексеевск районында (Наҗия әби тумышы белән Такталы авылыннан) трактор бригадасында ул үзенең язмышын - фронттан кайткан Камал Гилмановны очрата. Гаилә корып, кырык елдан артык бер сукмактан атлыйлар алар. Беренче елларда тормыш итүләре җиңел булмый: яшь гаилә йортсыз-җирсез, бернинди ярдәмсез, башта Алексеевскта, аннары Аксубайда яши. Гилмановларга үзләре хезмәт куйган: Камал - каравылчы, Наҗия эшче булып эшләгән умарталыкта яшәргә туры килә хәтта. Аннары гаилә башлыгы "Восход" совхозына механизатор булып эшкә урнаша һәм, беренче чиратта, гаиләсе иминлеге өчен тырыш хезмәт куеп, бер генә тапкыр авыл хуҗалыгы алдынгысы булмый. Вакыт үтү белән трактор бригадасына җитәкчелек итә. Наҗия Нәсыйбулла кызы гомер буена терлекчелектә эшли, җәйге чорда - чөгендер игүдә.

    - Өйдә безнең һәркайсыбызның үз бурычы бар иде, йорт тулы мал-туар, әти-әни белән беррәттән кырда да (редакция искәрмәсе: район башлыгы җиденче сыйныфтан комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән), фермада да эшләдек. Әти-әни безне хезмәт сөяргә өйрәттеләр, шуңа без җиргә береккән дә инде, - дип бүлеште район җитәкчесе. - Әтинең арабыздан иртә китүе генә кызганыч, өйне янгыннан саклаганда фаҗигале төстә һәлак булды.

    Гилмановларның өч баласы - Раҗия, Камил һәм Дамир үзләренең туган төбәкләрендә яшиләр, Рушания генә - Казанда. Наҗия Нәсыйбулла кызы төпчек улы Дамир һәм килене Рузалия тәрбиясендә гомер кичерә.

    - Әнинең иртәсе намаз укудан башлана, гәзит һәм китапларны да күзлексез укый, яңалыклар белән дә танышып бара, - дип горурланып сөйли кызы Раҗия. - Хәтере дә бик әйбәт, балаларының һәм оныкларының кәрәзле телефон номерларын яттан белә.

    - Безнең әбиебез тормыш тәҗрибәсе зур булган иң тапкыр әби, - ди оныгы Ләйсән. - Һәрвакыт кирәкле һәм үтемле киңәшләрен бирә.

    - Әни төп киңәшче генә түгел, кайбер мәсьәләләрдә фикердәшче дә, - ди Камил Камал улы. - Әни авылга еш кайта, кайсыдыр басуда нәрсә дә булса күңеленә ошамаса, ачуланганын көт тә тор, - дип елмая ул. - Минем эшләремне күзәтеп бара, гәзит битләре аша да таныша, аның һәрнәрсәгә үз фикере, киңәше бар. Ә мин, аның улы буларак, әнинең сүзләренә колак салам, чөнки әниләрнең тапкырлыгын, яшәлгән еллар белән дә, тәҗрибә белән дә чагыштырып булмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: