Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җиңүне якынайту өчен хезмәт куя

    Иске Кыязлы авылында гомер кичерүче Хәдичә Фәттах кызы Дәүләтшина 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте һәм әлеге бәйрәмен ул күпсанлы кунаклар, якыннары, туганнары белән билгеләп үтте. Аны юбилее белән котларга килгән район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин тантана гаеплесенә гөлләмә, бүләкләр бирделәр, РФ Президенты Путинның...

    Иске Кыязлы авылында гомер кичерүче Хәдичә Фәттах кызы Дәүләтшина 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте һәм әлеге бәйрәмен ул күпсанлы кунаклар, якыннары, туганнары белән билгеләп үтте.


    Аны юбилее белән котларга килгән район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин тантана гаеплесенә гөлләмә, бүләкләр бирделәр, РФ Президенты Путинның Котлау хатын тапшырдылар.

    Хәдичә Фәттах кызы кунакларны шаярып, ачык йөз белән каршы алды. Әйтергә кирәк, аның тормыш сөючәнлегенә үзеннән күпкә яшьрәк авылдашлары да көнләшерлек. Паспортындагы туу датасы гына аның яшен күрсәтеп тора.

    -Җиң сызганып эшләргә кирәк, эшләсәң гомерең озын була, шуңа өстәп ышанычлы тормыш иптәшең, тәрбияле балаларың да булса, - дип сөйли озак яшәвенең сере турында әле дә дәрте ташып торган юбиляр әби.

    Хезмәт сөючәнлек - бу алар гаиләсенә хас төп сыйфат. Бөек Ватан сугышы солдаты - аның булачак ире, бакчада эшләгән яшь күрше кызын күреп ала да, шунда ук гашыйк була.

    Хәдичә Фәттах кызы сугыш чорында колхозда хезмәт куя, ат кына түгел, хәтта сыер да җигәргә туры килгән аңа. Буыннары да ныгып җитмәгән кыз урман кисү эшләреннән дә читтә калмый. Колхоз боерыгы буенча, өлкәнрәк хатын-кызлар белән бергә илле килолы капчыкны җилкәсенә салып, Чистайдан авыл халкы өчен җәяүләп тоз да ташый.

    Үзен юбилее белән котларга килгән иптәш хатыннары белән бергә (Иске Кыязлы авылында озак яшәүчеләр күп) Хәдичә Фәттах кызы хезмәт биографиясеннән берничә эпизодны искә алып сөйләде. "Тыл хезмәтчәне" медале һәм башка юбилей медальләре аңа аеруча да кыйммәтле, алар бүгенге буын яшьләре өчен тылда Җиңү өчен хезмәт батырлыгы күрсәткән кешеләрнең ихтирам билгесе булып тора.

    -Эштә дә, гаилә тормышында да, яраткан әниебез һәм әбиебез без, җиде бала, ун онык һәм ике оныкчык өчен өлге булып кала, - дип әйттеләр мулдан әзерләнгән табын артында җыелышкан балалары. - Аның йөрәгеннән чыгып әйткән һәр сүзе безне рухландыра һәм барлык авырлыкларны да җиңәргә ярдәм итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: