Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Илне дә, табигатьне дә саклады

Күптән түгел районның урман хуҗалыгы зур югалту кичерде. Бөек Ватан сугышы ветераны, Россия Федерациясенең атказанган урманчысы Владимир Мастриков арабыздан китте. Ватан, ил алдындагы бурычны үтәү, кешеләргә ярдәм итү - аның төп тормыш кагыйдәсе була. Аның тормыш юлы турындагы мәгълүмат та гади, ул бер үк вакытта тыйнак та, аралашучан да булды....

Күптән түгел районның урман хуҗалыгы зур югалту кичерде.


Бөек Ватан сугышы ветераны, Россия Федерациясенең атказанган урманчысы Владимир Мастриков арабыздан китте.
Ватан, ил алдындагы бурычны үтәү, кешеләргә ярдәм итү - аның төп тормыш кагыйдәсе була.
Аның тормыш юлы турындагы мәгълүмат та гади, ул бер үк вакытта тыйнак та, аралашучан да булды. Мамадыш районында дөньяга килгән Владимир җиде классны тәмамлагач, Лубян урман техникумына укырга керә. 1940 елда әлеге уку бинасын тәмамлаганнан соң, Кама урман хуҗалыгына техник буларак җибәрелә. 1941 елның апрелендә ул һава-десант гаскәрләренә хәрби хезмәткә чакырыла.
Владимир Васильевич эре калибрлы пулемет наводчигы була. Десант бригадасы составында Мәскәү яны сугышларында катнаша. Төньяк Кавказда хезмәт итә, Кубань шәһәрен, Белоруссия башкаласы Минск шәһәрен азат итүдә катнаша, Сандоморск плацдармында көрәшә, Польша, Австрия, Германия территорияләрен немецлардан азат итә, фашистлар германиясе башкаласы Берлинны штурмлый. Ике тапкыр яралана. Сугышның беренче көненнән алып соңгы көненә кадәр Җиңү өчен гомерен бирергә әзер була. Җиңү көнен Берлин янында Хальтбауда каршылый. 1946 елның февралендә Баден шәһәреннән демобилизацияләнә. Владимир Васильевич сугыш, авыр еллар турында сөйләргә яратмады.
Владимир Мастриков күпсанлы хәрби бүләкләргә ия. Ул беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы Орденына, "Батырлык өчен", "Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен", "Берлинны алган өчен", "1941-45 елларда Германияне җиңгән өчен", "Мәскәү оборонасы өчен" һәм "Кавказ оборонасы өчен" медальләре белән бүләкләнә.
Демобилизацияләнгәннән соң Владимир Мастриков һөнәренә кире кайта. Бу вакытта илне сугыш хәрабәләреннән торгызырга кирәк була. Туган йортына кайтканнан соң бер айдан Кама лесничествосында лесничий ярдәмчесе булып эшли.
1965 елда Владимир Васильевичны Аксубай урман хуҗалыгына баш лесничий итеп билгелиләр. Ул килү белән, беренче чиратта, урманны торгызуга игътибар бирә. Ул елларда урман хуҗалыгы һәр елны 700 гектарга якын мәйданга агачлар утырта. Моның өчен урман утырту материалы таләп ителә. Яңа җитәкче урман питомникларын үзенең шәхси күзәтүе астына ала.
Урман фондында агачлар утырту белән бергә юл яны урман полосаларына да зур игътибар бирелә. 1965-66 елларда Дума күпереннән алып Аксубай-Нурлат автотрассасы буйлап утыртылган агач-куаклар бүген районны бизәп, табигатькә зур файда китерә.
Урман хуҗалыгы шулай ук торак пунктларны яшелләндерү белән дә шөгыльләнә. 1966 елда Мазилин урамы буйлап утыртылган тирәк һәм каен агачлары бүген дә кешеләргә хезмәт итүләрен дәвам итәләр.
Владимир Мастриков баш лесничий вазыйфасында алты ел эшли. 1971 елның октябрендә башкарма комитетның план комиссиясе рәисе итеп күчерәләр. Лаеклы ялга чыканнан соң да ул үзенең яраткан эшенә әйләнеп кайта. Көче, куәте ташып торганда урман хуҗалыгында инженер булып эшли.
Аның урман тармагында куйган нәтиҗәле хезмәте 10 һәм 20 ел "РФның урман байлыгын саклаган һәм арттырган өчен" "Дәүләт урман сагында фидакарь һәм озак еллар эшләгән өчен" күкрәк билгеләре белән билгеләнә. Илебез өстендәге тыныч күк йөзе, шаулап үсеп утырган урман массивлары-аңа һәйкәл булып тора сыман. Бу тормыш юлын лаеклы үткән шәхескә карата тирән ихтирам һәм хөрмәт хисләре уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев