Илле елдан соң очрашу
Хөрмәтле «Авыл таңнары» газетасы редакциясе, сезнең газета аша безне дистә елдан соң очраштырган истәлекле вакыйга турында сөйләп үтәсе килә.
Без, элеккеге сыйныфташлар, Иске Ильдеряк мәктәбен моннан илле ел элек тәмамладык.
Бу – үзе бер гомер. Яп-яшь малайлар һәм кызлар булып мәктәп ишегеннән чыгып киткән идек, ә хәзер инде барыбыз да пенсионерлар. Быел барлык сыйныфташлар белән дә очрашырга теләгән идек. Безнең сыйныфта тирә-як авыллардан килгән балалар укыды, шуңа күрә элемтәләр табу катлауланды. Ел дәвамында сыйныфташларның телефоннарын эзләдек, чөнки алар бөтен ил буйлап таралганнар.
Менә, без дулкынланып көткән көн дә килеп җитте. Тик менә парадокс: дустым Алексей Мадюков белән белем алган мәктәбебез янына килеп баскач, беркемне дә таный алмадык. Илле ел гомер эчендә барыбыз да танымаслык булып үзгәргәнбез. Әмма аралаша-сөйләшә башлагач, күзләрдә, йөзләрдә сакланып калган балачак төсе ачыкланды, матур хәтирәләр искә төште, сөйләшеп сүзләр бетмәде.
Күңелләрдә шатлык хисе тулып ташыды, еракта калган яшьлегебез белән очрашкан кебек булдык. Без мәктәпкә кердек, сыйныф бүлмәләрен карап, уку елларын искә төшереп йөрдек. Очрашуга унҗиде сабакташыбыз килгән иде. Үзебезнең сыйныф бүлмәсенә кереп, һәркем үз урынында утырды. Күзләрдә – яшь, иреннәрдә – елмаю...
Очрашуга без педагогыбыз Михаил Васильевич Пикмуллинны да чакырдык. Ул алдагы елларда мәктәпнең ничек эшләве турында сөйләде, ә без һәрберебез үз тормышыбыз турында бәян иттек. Безгә белем биргән барлык укытучыларны искә алдык, кайберләре интернатта ничек яшәүләрен искә төшерделәр.Бу очрашу онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң күпме еллар үтмәсен, бу еллар хәтирәсе һәрчак күңелдә сакланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев