Бөек Ватан сугышы ветераны Сергей Федорович Васильев юбилеен билгеләп үтте.
Ул Васильевка авылында туып үсә. Сергей 17 яшендә мобилизацияләнә. Эчке гаскәрләр составында Клайпеда, Вильнюс янында бандит формированиеләренә каршы көрәшә. 1947 елда кече ватанына кайта. Казанда столяр цехында хезмәт куя. Шәһәрдә теркәүсез озак яши алмый. Аннан соң Пермь өлкәсенең Краснокамск шәһәрендә...
Бөек Ватан сугышы ветераны Сергей Федорович Васильев юбилеен билгеләп үтте.
Ул Васильевка авылында туып үсә. Сергей 17 яшендә мобилизацияләнә. Эчке гаскәрләр составында Клайпеда, Вильнюс янында бандит формированиеләренә каршы көрәшә. 1947 елда кече ватанына кайта. Казанда столяр цехында хезмәт куя. Шәһәрдә теркәүсез озак яши алмый. Аннан соң Пермь өлкәсенең Краснокамск шәһәрендә эшли.
Күпмедер вакыттан соң ветеран туган авылы Васильевкага кайта. Дуңгызчылык комплексына кочегар булып эшкә урнаша. Колхоз эшләрендә булачак тормыш иптәше Мария Карпухинаны очрата. Алар гаилә коралар, өй җиткезәләр, биш балага гомер бирәләр.
Ветеран юбилее уңаеннан үзен тәбрикләргә килгән кунакларны каршы алганда да аның күкрәген Бөек Ватан сугышы ордены бизәп тора иде. Ул үзенең тормыш юлы турында сөйләде.
- Хәзер без яхшы заманда яшибез, - дип билгеләп үтте Сергей Федорович. - Безнең өстебез бөтен, тамагыбыз тук. Сугыш вакытында без ачлык-ялангачлыкны күп күрдек, Литва сазлыкларында тездән пычракка батып йөрдек, соры томан үзәкләргә үтте. Дошманны җиңәрбез дә, яхшы тормышта яши башларбыз дип хыялландык. Әмма ул тиз генә тормышка ашмады әле. Илнең хуҗалыгын торгызырга кирәк булды. Безнең буын икмәкнең кадерен белә...
Ветеранны котларга, ихлас рәхмәт сүзләре әйтергә дип Васильевка авылына башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин, Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин килде. Алар Россия Президенты Владимир Путинның өлкән буын кешеләренә юллаган котлау хатын ирештерделәр, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар, балаларын, 17 оныгын һәм 24 оныкчыгын сөендереп, тагын озак еллар сәламәтлектә гомер кичерүен теләделәр.
Мондый игътибардан Сергей Федоровичның күңеле нечкәрде.
- Мин аерым бернинди дә батырлык эшләмәдем, башка кешеләр кебек яшәргә тырыштым, дошманга каршы көрәштем, намуслы хезмәт куйдым, - диде ветеран очрашу соңында һәм район җитәкчелегенә игътибар һәм хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерде.
Нет комментариев