Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ихтирамга лаек

    Район җитәкчелеге Иске Ибрай авылында гомер кичерүче Минехәят Мотыйгуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Озын гомерле кешеләрне котлау һәм аларга ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү - безнең районда күркәм йолага әверелде. Шулай булмый ни, аларга күмәкләштерү чорын, дәһшәтле Бөек Ватан сугышын кичерергә, илебезне сугыш хәрабәләреннән торгызырга туры килә. Җиде бала тәрбияләнгән...

    Район җитәкчелеге Иске Ибрай авылында гомер кичерүче Минехәят Мотыйгуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

    Озын гомерле кешеләрне котлау һәм аларга ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү - безнең районда күркәм йолага әверелде. Шулай булмый ни, аларга күмәкләштерү чорын, дәһшәтле Бөек Ватан сугышын кичерергә, илебезне сугыш хәрабәләреннән торгызырга туры килә.

    Җиде бала тәрбияләнгән Минехәят Габбас кызының зур гаиләсе дә кулак итеп сөрелүгә дучар була. Әтиләре беренче һәм икенче Бөтендөнья сугышларында катнаша. Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып кайткач, яралардан тернәкләнә алмыйча, үлеп китә. Әниләренә җиде баланың тамагын туйдыру, өс-башларын карау бер дә җиңел булмый. Минехәятне авылдашлары белән бергә торф чыгару, урман эшкәртү эшләренә җибәрәләр. Кыз әнисенә ярдәм итү теләге белән завод-фабрикаларда хезмәт куя.

    1966 елда Түбән Тагил шәһәрендә озак еллар хәрби заводта эшләгән авылдашы Хафиз Мәхмүт улын очрата. Өйләнешәләр, йорт җиткезәләр. Колхозда эшли башлыйлар. Бер-бер артлы балалары дөньяга аваз сала. Бүгенге көндә Минехәят Габбас кызы улы Минсәлих тәрбиясендә яши. Улы "Аксу Агро"да токарь булып эшли. Җитәкчелек аны тырыш, намуслы хезмәткәр буларак мактап сөйли. Янәшәдә генә кече улы Минзәки дә йорт салган. Ул авылда алыштыргысыз балта остасы.

    Район башлыгы урынбасары тантана гаеплесенә, гөлләмә бүләк итеп һәм рәхмәт сүзләре әйтеп, Ил башлыгының котлау хатын ирештерде, күчтәнәчләр тапшырды. Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов та котлауларга кушылып, юбилярга исәнлек теләде. Күзләре яшьләнгән әби игътибар һәм ихтирам күрсәткәннәре өчен рәхмәт укыды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: