Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ихтирам йөзеннән гөлләмә һәм бүләкләр

Валентина Сорокина Аксубайда бердәнбер Социалистик хезмәт герое. Бу гаҗәп тә түгел, аңа район җитәкчелеге аерым игътибар бирә. Геройлар көнендә аның өендә район башлыгы Камил Гилманов булып китте. Ул аңа чәчәк бәйләме һәм бәйрәм уңаеннан бүләкләр тапшырды. -Сез үзегезнең фидакарь хезмәтегез белән мактаулы Герой исеменә лаек булдыгыз, - дип билгеләп үтте...

Валентина Сорокина Аксубайда бердәнбер Социалистик хезмәт герое.


Бу гаҗәп тә түгел, аңа район җитәкчелеге аерым игътибар бирә. Геройлар көнендә аның өендә район башлыгы Камил Гилманов булып китте. Ул аңа чәчәк бәйләме һәм бәйрәм уңаеннан бүләкләр тапшырды.

-Сез үзегезнең фидакарь хезмәтегез белән мактаулы Герой исеменә лаек булдыгыз, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Сез авыр елларда хезмәт куйдыгыз, әмма һәрвакытта да эшегезне зур җаваплылык белән башкардыгыз. Шуның өчен без сезгә рәхмәтле. Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер телибез. Валентина Сорокина мәктәпне тәмамлаганнан соң ук колхозда эшли башлый һәм озак еллар буена дуңгызчылык фермасында хезмәт куя. Ул елларда барлык эшләр дә кул белән башкарылган. Валентина Васильевна яшь дуңгыз балаларын карый.

-Без аларга карап чирләмәсеннәр дип кайгырып тора идек, чөнки алар имүдән аерылганнар гына иде, - дип сөйли ул. - Ә аннан соң аларны 1,5 центнерга кадәр үстерә идек. Аллага шөкер азыклар җитәрлек булды.

Ашатудан башка, әлбәттә инде, терлекләр үсешенә аларны чиста тоту һәм вакытында прививка ясау да тәэсир итә. Бу хакта Валентина Васильевна һәрчак борчылып торган. Җитмәсә ул төннәрен кизү дә торган - ул чакта фермага сакчыны кайдан алырга соң? Еллар узганнан соң ул үз һөнәренең чын остасына әверелә. Районны семинарларда һәм симпозиумнарда тәкъдим итә. Аларның гаиләсе белән Камил Гилманов күптән таныш. Рябовлар (Валентина Васильевнаның кыз фамилиясе) гаиләсе турында һәрвакыт мактап кына сөйли, ә инде Сорокиннарның тәртипле, ихтирам казанган кешеләр икәнен яхшы белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев