Игътибар һәм хөрмәт күрсәтәләр
Иске Ибрай авылында гомер кичерүче Зәйнәп Кадыйрова юбилеен билгеләп үтте.
Зәйнәп Шакирҗан кызы 90 нчы туган көнен туганнары белән зур табын артында билгеләп үтте. Юбиляр әбине котларга күпсанлы туганнары, дуслары, күршеләре җыелды. Туган көн уңаеннан изге теләкләр әйтелде.
Зәйнәп әби, тормыш юлында бик күп кыенлыкларны үз җилкәсендә кичерүенә карамастан, шат күңелле, игелекле, тормыш сөючән булып кала алган. Ә бит сынаулар аз булмаган.
Ул Иске Ибрай авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Сугыш башланыр алдыннан әтиләре дөнья куя. Һәм иң өлкәне буларак, Зәйнәп әнисенең терәгенә әйләнә, үзеннән кечерәкләрне аякка бастырырга кирәк була. Йорт эшләренә дә өлгерә, басуда әнисенә дә булыша.
Тиздән үзе дә колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. Сугыш авырлыкларын кичерә. Иң алдынгы хезмәткәрләрнең берсе була.
Хезмәт елларында хуҗалык, район җитәкчелегенең мактау бүләкләренә лаек була.
“Иң алдынгы чөгендерче“ күкрәк билгесе һәм башка бүләкләре бар аның.
Тормышка чыга. Ире фронтта һәлак була. Шулай итеп Зәйнәп Шакирҗан кызы бүтән кияүгә чыкмый, баласы да булмый. Төпчек энесенең гаиләсендә яши. Энесе һәм аның хатыны Миңнеруй өчен Зәйнәп ханым – әни, ә аларның балалары өчен – яраткан әби һәм дәү әни була. Алар хәзер дә бергәләп тату гомер итәләр. Туганының улы Җәүдәт һәм аның хатыны Гүзәл дә әбигә наз һәм күңел җылысы бүләк итәләр.
Юбилей көнендә котларга районнан да кунаклар килде. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыганнан соң, әбине район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән юбилее белән тәбрикләп, гөлләмә һәм күчтәнәчләр тапшырды. Котлауларга һәм теләкләргә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Тәнзилә Габрахманова һәм Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов та кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев