Аксубаево
  • Рус Тат
  • Игътибар һәм хөрмәттә яши

    Савруш авылында гомер кичерүче Шиворовлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. Йорт хуҗабикәсе - Мария Федоровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Өлкән яшьтәге кеше өчен олы юбилей датасын исәнлектә һәм камил акыл белән каршы алудан да зуррак бүләк бармы икән? Шуңа тагын якыннары, балалары һәм оныкларының кайгырту һәм тәрбиясен тоеп яшәвен...

    Савруш авылында гомер кичерүче Шиворовлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды.

    Йорт хуҗабикәсе - Мария Федоровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Өлкән яшьтәге кеше өчен олы юбилей датасын исәнлектә һәм камил акыл белән каршы алудан да зуррак бүләк бармы икән? Шуңа тагын якыннары, балалары һәм оныкларының кайгырту һәм тәрбиясен тоеп яшәвен дә өстәсәң. Барлык өлкән буын вәкилләре кебек, шундый игътибарга ул авыр хезмәт һәм сынаулар, кыенлыклар кичереп лаек булган.

    Мария Шиворова рәсми котлауларны да кабул итте. Юбилей көнендә район җитәкчелеге исеменнән аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров тәбрикләде. Балалары, оныклары, туганнары янында ул РФ Президенты В.В. Путинның котлау хатын укыды, район исеменнән чәчәк бәйләме, күчтәнәчләр тапшырды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин да юбиляр әбине бәйрәме белән котладылар.

    - Җылы сүзләрегез һәм бүләкләрегез өчен рәхмәт, - дип чын күңеленнән рәхмәтләрен белдерде Мария Федоровна.

    Аның тормышы да җиңелләрдән булмый. Мария Федоровна Черемушки авылында туып үскән. 1950 елга кадәр туган авылында яши һәм эшли - яшьтәшләре белән колхозда авыр хезмәт башкара, фронтка ярдәм итә, аннан соң халык хуҗалыгын торгызуга үз өлешен кертә. Савруш авылы егете Петр Шиворовка кияүгә чыга. Бер-берсен аңлап тату гомер итәләр, колхозда хезмәт куя, аннары лаеклы ялга киткәнче Савруш мәктәбендә җыештыручы булып эшли. Ире белән 4 кыз һәм 3 ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә аның 20 оныгы һәм 23 оныкчыгы бар. Балалары, оныклары аның янына бик еш кайтып, күңелен күреп, шатландырып торалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: