Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Игелекләре өчен хөрмәт итәләр

Иске Кыязлы авылында яшәүче хезмәт ветераны Минсылу Хәсәншина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Авыл акъәбисенең истәлекле юбилеена якыннары, туганнары, күршеләре, авылдашлары җыелды. Минсылу Хәсәнша кызы өчен рәсми кунаклар пәйда булу күңелле сюрприз булды. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин ветеранны 95 яшьлек юбилее белән котлап, сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Ул аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыды, чәчәкләр, бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды.

- Район җитәкчелеге исеменнән күпьеллык хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм, – диде район вәкиле. – Сезнең буынның хезмәт батырлыгы балалар, оныклар өчен иң яхшы киләчәккә юнәлдерелгән иде. Сезнең ярдәм белән без тыныч күк астында, бәхетле һәм имин яшибез.

Котлауларга район социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Зайцева, Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин да кушылды.  

Язмыш Минсылу Хәсәншинага карата кырысрак булган. Аңа гаилә бәхете һәм ана булу шатлыгын тоярга насыйп булмаган. Күп кенә яшьтәшләре кебек колхозда эшли, кечкенәдән авыр эштән курыкмый. Ире белән тормышы барып чыкмагач, берүзе яши, әмма туганнары, аларның балалары аның өчен гомер буена якын булдылар.

Нәселдәшләре өчен ул бүгенге көнгә кадәр яраткан апалары. Олы яшьтәге  туганнарын барысы да  ихлас күңелдән хөрмәт итәләр. Тормыш авырлыклары аны  кырысландырмый., киресенчә, ул һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә ашыга. 

– Минсылу апа һәрвакыт игелекле, ачык йөзле булды, – дип сөйли бертуганнарының балалары. –  Без аның йортында булырга бик яраттык. Ул юата да, киңәш тә бирә иде. Хәзер дә, без инде өлкән яшьтә булсак та, ул безнең өчен иң якын кешебез, киңәшчебез. 

 Ветеран яшәгән йорт тузгач, энесенең кызы Асия Абрарова белән кияве Мәрдиян аны үзләренә алып кайталар. Аның аерым бүлмәсе бар, өй җылы, уңайлы. Бәхетле картлык өчен бар нәрсә дә җитеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев