Аксубаево
  • Рус Тат
  • Игелекле кешеләр арасында

    Миңнеруй Рәхимҗанованың 90 яшьлек гомер бәйрәмендә йорты кунаклар белән тулып торды. Юбилей үткәрергә дип күрше-күлән, якыннары һәм туганнары җыелган иде. Ә тантана гаеплесе һәр кергән кунакны елмаеп каршы алды, котлаулар һәм бүләкләрне дә рәхәтләнеп кабул итте. - Хөрмәтле Миңнеруй әби, - дип башлады котлавын район башлыгы Камил Гилманов. - Чын...

    Миңнеруй Рәхимҗанованың 90 яшьлек гомер бәйрәмендә йорты кунаклар белән тулып торды.

    Юбилей үткәрергә дип күрше-күлән, якыннары һәм туганнары җыелган иде. Ә тантана гаеплесе һәр кергән кунакны елмаеп каршы алды, котлаулар һәм бүләкләрне дә рәхәтләнеп кабул итте.

    - Хөрмәтле Миңнеруй әби, - дип башлады котлавын район башлыгы Камил Гилманов. - Чын күңелдән Сезне юбилеегыз белән котлыйм, сәламәтлек, муллык телим. Сез күп сынаулар үткәнсез, Ватаныбыз өчен тырышкансыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез!

    Район җитәкчесе РФ Президенты Путинның бәйрәм котлавын укыды, чәчәкләр, бүләкләр һәм тәм-томнар салынган пакет тапшырды. Ветеранны бәйрәме белән районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Авыл таңнары" директор-мөхәррире Айдар Моратшин, Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин да котладылар.

    Апасының туган көненә Казаннан чәчәкләр һәм күчтәнәчләр белән котларга кунак - "ТР Аксубай җирлеге" төбәк җәмәгать оешмасының "Җирлек хәбәрчесе" баш мөхәррире Хөсәен Вәлиәхмәтов кайтты. Бертуганының улы белән очрашу Миңнеруй Исмәгыйль кызын бик шатландырды. Авылдашлары белән бергә өстәл артында алар үткән елларны, күңелгә якын кешеләрне искә алдылар.

    Тормыш шулай язганмы, ләкин юбиляр әбинең балалары һәм оныклары юк. Әмма ул һәрвакыт якын кешеләренең игътибар үзәгендә. Аның янына киңәш сорарга һәм сөйләшергә дип өлкән ханымнар да, яшь кызлар да кунакка керә. Йорт эшләре белән социаль ярдәм хезмәткәре Зәмзәмия Мостафина булыша, Иске Кыязлы мәктәбе укучылары да ветеранга һәрвакыт ярдәмгә киләләр.

    Бөтен гомерен Миңнеруй Рәхимҗанова хезмәткә багышлый. Яшь чактан ук колхозда тракторда эшли. Фронттан кайткан егеткә кияүгә чыга. Язмыш аны Әлмәт якларына да илтә, ул анда төзү эшләрендә эшли. 63 яшенә кадәр армый-талмый хезмәт куя. Картлыгын туган ягында үткәрергә карар кылып, туган ягына кайта. Пенсионер әби туган җирендә йорт та төзи. Хәзерге көнгәчә якыннары белән бергә шунда яши.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: