Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Игелекле кеше турында

Якын яисә яхшы таныш булган кешенең вакытсыз дөньядан китүе бик куркыныч һәм авыр. Моның белән килешү мөмкин түгел, йөрәк кабул итми, чөнки бу болай булырга тиеш түгел.

Йөзеннән елмаю китмәгән, киң күңелле Гөлфия Хабетдин кызы Дәүләтшинаның нәкъ менә 1 сентябрь көнне гүр иясе булуына күпләрнең ышанасы килмәде. 30 ел рәттән ул 1 сентябрь көнне педагогхезмәттәшләре белән 1 нче Аксубай мәктәбе ишек төбендә шау-гөр килгән укучыларны каршы алды.

Укучылар аны яраттылар, ул алар өчен дус та, киңәшче дә булды. Уку елы башланганчыга кадәр китапханәче артып калган уку әсбаплары эзләп, мәктәпләрне йөреп чыга иде. 1 нче Аксубай урта мәктәбендә 1000 нән артык бала укый, китаплар җитми иде. Китапханәче укучыларны китаплар белән тәэмин итәр өчен кулдан килгәннең барасын да эшләргә тырышты.

Күләме буенча зур булмаган китапханә өлкәннәрне дә, балаларны да магнит кебек үзенә тартып торды. Укытучыларга яисә өлкән сыйныф укучыларына дәрес өчен ниндидер мәгълүмат кирәк булганда, аны табу өчен, редакциягә яисә үзәк китапханәгә йөгерде. Иртән мәктәп директорын, укытучыларны китапханәче җыйнап куйган газета-журналлар көтте.

Махсус белеме булмаган килеш (ул Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган), Гөлфия Хабетдин кызы игелеклелек, сизгерлек сыйфатларына ия иде. Тәҗрибә еллар үтү белән килә, үз эшләнмәләре дә пәйда була.

Укучыларда китап укуга кызыксыну уяту өчен, китапханәче балалар белән бергә әкиятләр сәхнәләштерә башлый. Үз куллары белән күренешләр өчен костюмнар тегә. Болар барысы да мәктәптә узган эш көннәре. Ике улын тәрбияләү, хуҗалык эшләре дә шулай ук игътибар таләп итә. Болар барысы да нәфис хатын-кыз җилкәсенә төшә. Әмма ул сынмады, сыгылмады, барысын да кичерде. Күз карасыдай ике баласына лаеклы тәрбия бирде.

Уллары Айрат белән Марат – медицина хезмәткәрләре, аларны бүген бөтен район белә. Алар һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ авырулар янында. Кызганыч, мәктәп китапханәчесенең хезмәте өчен алган медальләре юк. Аның өчен иң зур бүләк – хезмәттәшләренең, укучыларның һәм атааналарның хөрмәте һәм ихтирамы. Һәм, әлбәттә инде, лачындай ике улы.

Бу гаҗәеп ханым турында үткән заманда язуы коточкыч авыр. Яшисе дә, яшисе генә иде бит әле. Ләкин, нишлисең, язмыштан узмыш юк! Гөлфия Дәүләтшина аксубайлылар хәтерендә Һәрчак ярдәмгә ашыгучы, игелекле, пөхтә, тыйнак, ачык йөзле булып сакланып калачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев