Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Игелекле фельдшер

Авыл фельдшеры - ул медицина хезмәткәре генә түгел, психолог та, ә кайчакта социаль хезмәткәргә дә әйләнә. Константин Владимирович нәкъ менә шундыйлардан. Ул Рус Кармәте авылында фельдшер булып эшли. Медицина өлкәсендә чирек гасыр хезмәт куйган. Авыл кешеләре аны үз итеп "безнең Костя" дип йөртәләр. Ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыру янына...

Авыл фельдшеры - ул медицина хезмәткәре генә түгел, психолог та, ә кайчакта социаль хезмәткәргә дә әйләнә.
Константин Владимирович нәкъ менә шундыйлардан. Ул Рус Кармәте авылында фельдшер булып эшли. Медицина өлкәсендә чирек гасыр хезмәт куйган. Авыл кешеләре аны үз итеп "безнең Костя" дип йөртәләр. Ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыру янына килергә, аны дәваларга яки үзәк хастаханәгә илтергә әзер.
Константин Андреев Емелькино авылында туа, Чистай медицина училищесын тәмамлый. Константин Владимирович хезмәт юлын Аксубай үзәк хастаханәсендә ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшләүдән башлый. Ярты елдан аны Емелькино, аннан Рус Кармәте фельдшер-акушерлык пункты мөдире итеп билгелиләр. Ул Рус Кармәте авылы һәм Индустриальный (4 километр ераклыкта урнашкан) поселогы халкына хезмәт күрсәтә. Барлыгы - 300 кеше. Авыл кешеләре шундый фельдшер булуына сөенеп туя алмыйлар.
"Фельдшерны көненә берничә тапкыр чакыртырга туры килә, ул берсүзсез килә, укол ясый, кан басымын үлчи, авыруның хәле яхшыруга инанмыйча яныннан китми". "Бил авыртуы - авыл кешесе өчен гадәти хәл. Йә авыр күтәрәсең, йә салкын тидерәсең дә турая да алмыйсың. Ярдәм сорап фельдшерга мөрәҗәгать итәбез, һич кенә дә аның ярдәменнән башка булмый". "Әни каты авырып китте. Костяны чакырдык. Ул аны караганнан соң тиешле процедураларны ясады. Шулай да стационарга илтергә кирәклеге ачыкланды. Костя ашыгыч ярдәм машинасын көтеп тормады, әнине үзәк хастаханәгә үзе алып килде. Вакытында килеп җиткәнбез. Гаиләбез белән аңа рәхмәт укыйбыз". Әлеге юллар бу тыйнак, зыялы ир-ат турында әйтелгән сүзләрнең бик азы гына. Рус Кармәтендә бер йортта өлкән яшьтәге апалы-сеңелле ике хатын-кыз яши. Константин Владимирович аларда еш була. Медицина ярдәменнән тыш ул хәйрия ярдәме дә күрсәтә - су, утын кертә, сөт алып килә, - диләр әбиләр. Костя безнең өчен улыбыз кебек".
- Кешеләргә ярдәм итү миңа бернинди авырлык та тудырмый, - ди фельдшер. - Мин слесарь, төзүче эшләренә үзлегемнән өйрәндем һәм ул эшләрне дә яратып башкарам.
Константин Владимирович үз гомерендә күпме төзегән - санап бетергесез. Шулай да медицина аның төп казанышы булып кала, чөнки ул бала чагыннан шул хакта хыялланган.
- Бишенче сыйныфта мин хастаханәгә эләктем, - дип сөйли Константин Владимирович. - Табибләрнең тыйнаклыгы, изге күңелле булулары, кешеләрдә иртәгесе көнгә өмет уятулары минем күңелемне яулады. Медицина хезмәткәрләренең авыру кешене ягымлы сүзләр белән дә терелтергә сәләтле булуларын аңладым мин. Медицина хезмәткәре булу хыялы нәкъ шул вакытта туды да инде.
25 ел эчендә ул үз һөнәренең остасы булып өлгергән һәм гомерен медицинадан башка күз алдына да китерә алмый. Озак еллар фидакарь хезмәт куйганы өчен ул республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән бер генә тапкыр Мактау грамотасы белән бүләкләнмәгән.
Өйләнгән. Тормыш иптәше Ирина Николаевна аның өчен ышанычлы тыл да, терәк тә. Алар 23 ел тату гомер итәләр. Хуҗалыктагы, бакчадагы бөтен эш Ирина Николаевна җилкәсендә. Шулай булмый, фельдшерның эш графигы сәгатьләп билгеләнмәгән бит. Константин Владимирович аңлаганы һәм эштән елмаеп каршы алганы өчен тормыш юлдашына бик рәхмәтле. Алар бергә татулыкта өч ул тәрбияләп үстерәләр. Максим белән Роман - студентлар, Глеб дүртенче сыйныфта белем ала. Бәлки төпчек улы әтисе сукмагыннан китәр әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев